Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өйләнешү, аерылу...

2018 елда Түбән Кама муниципаль районында гаилә коруларын 1625 пар рәсмиләштергән.

Узган ел өйләнешүчеләрнең 55 проценты – беренче никахта, 45 проценты – кабат өйләнешүчеләр. Сүз уңаеннан, Түбән Камадагы иң өлкән кәләшкә – 76, кияүгә – 78 яшь, ә иң яшь кәләшкә – 15, кияүгә  – 17 яшь. 2018 елда тугыз пар балигълык яшенә җитмичә өйләнешкән. 
Аерылышучылар саны 1089 пар тәшкил итә. ЗАГС идарәсе хәбәр иткәнчә, аерылучыларның зур өлеше гаилә стажы 5 елдан артмаган яшь гаиләләргә туры килә. 2018 елның иң кыска никахы ай ярым дәвам иткән. Яшь кешеләр 9 көннән соң аерылышу өчен гариза тапшырганнар. Кызганыч, аерылышуларга өлкәнрәк яшьтә булу да киртә түгел. Әйтик, 47 ел бергә гомер иткәннән соң аерылышучы пар да бар. 
Ә менә Түбән Каманың 27 пары, 50 яшьлек чикне үтеп, «Алтын туй»ларын билгеләп үткәннәр. 
Шунысы кызыклы: чит ил гражданнары белән 37 никах теркәлгән. Әйтик, түбәнкамалылар үзләренең язмышын Италия, Төркия, Босния һәм Герцеговина гражданнары белән бәйләгәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X