Туган як

Өйгә килеп хезмәт күрсәтәләр

Күп функцияле үзәккә бара алмасагыз, белгечләр үзләре килә ала.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә үзәк җитәкчесе Ил-сөяр Әхтәмова хәбәр итте. Әлегә кадәр мондый хезмәт бары Казанда гына күрсәтелгән. Хәзер исә белгечләр, түбәнкамалыларга килеп, 70 кә якын хезмәт күрсәтә алалар.
Документларны кабул итү 1114 сум торса, аларны китереп бирү 650 сумга төшәчәк. Ташламаларга ия гражданнар өчен бушлай хезмәт күрсәтелә.
Хезмәтләр исемлеге белән КФҮ сайтында «Башкасы» бүлегендә танышып була. Сорауларны 8(843)222-06-20 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.

Фото: https://vk.com/tubenkama

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: