Туган як

Өшиләр дә, пешәләр дә

Бер атна эчендә ашыгыч медицина ярдәме бригадаларын 1715 тапкыр чыкыртканнар.

Юл-транспорт фаҗигаләрендә җиде кеше зыян күргән. Инфаркт диагнозы 12 кешегә куелган, 22 түбәнкамалы инсульт белән хастаханәгә китерелгән. 55 яшьлек ир өшегән, тагын өч кеше пешкән. 113 кеше урамда яки өйдә җәрәхәтләнгән. 253 авыру тын юлларының кискен ялкынсынуы билгеләреннән зарланган.
Хастаханәгә барлыгы 517 түбәнкамалыны китергәннәр, шуларның 217сен дәваланырга калдырганнар. 72 тапкыр табиблар, нәтиҗәсез әйләнеп кайтканнар.

Түбән Кама үзәк хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: