Туган як

Оператор – мавыктыргыч эш

Түбән Кама телерадиокомпаниясендә эшләүче Рафаэль Рәкыйпов исемен түбәнкамалылар яхшы белә. Чөнки яңалыклар хәбәрчеләре һәр сюжет ахырында оператор исемен дә әйтә. Җәйге эсседә, кышкы чатнама суыкта, коеп яуган яңгыр вакытында кулында видеокамера булыр аның. Ул теләсә нинди шартларда эшен эшләргә тиеш, чөнки операторсыз сюжет була алмый.

Юллары урау була

– Балачакта Пионерлар йортына фототүгәрәккә йөрдем. Апам кечкенә генә фотоаппарат та бүләк иткән иде. Туганнарымны, дусларымны фотога төшергәнем истә, әмма тиздән ул мавыгу бетте, – ди Рафаэль. 
Мәктәпне тәмамлагач, ул 53 нче һөнәри училищеда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Аннары 11 нче төзү-монтажлау идарәсендә эшли. Биредә пыялачы, тимерче һөнәрләрен дә өйрәнә. 90 нчы елларда хезмәт хакын тоткарланып бирә башлагач, «Красный Ключ» идарәче компаниясенә урнаша. Әмма анда да хезмәт хакын вакытында түләмиләр, түләгәндә машина тәгәрмәчләре белән бирәләр. Язмыш Рафаэльне «Нефтехим» предприятиесенә китерә. Биредә 15 еллап аппаратчы булып эшли. Бу вакыт эчендә югары уку йортын да тәмамларга өлгерә. 
– Әнием авыру иде, шуңа күрә өйдән чыкмады. Бервакыт ул телевизордан «Түбән Кама телерадиокомпаниясенә хәбәрче кирәк» дигән игъланны күреп, миңа шунда барырга киңәш итте. Киттем, баш редактор белән сөйләштем. «Иҗади эш белән шөгыльләнәсем килә», – дидем. Хәзер бу эшнең иҗат белән бәйле булмавын яхшы аңлыйм, – дип елмая ул. 

«Мине гаҗәпләндерү авыр»

Әмма компаниягә хәбәрче кирәкми икән. Бер оператор Казанга күченү сәбәпле, аның урыны бушаган. Рафаэльгә оператор булырга тәкъдим иткәч, ул бик теләп риза була. Аңлатканны сеңдереп бара, барысы белән дә кызыксына. Үзе төшергән беренче сюжетын әле дә хәтерли. Ул 4 нче төзәтү колониясенә бара. Ак киемнән булган хәбәрче Айгөл Яблонская  ак стена янына басып сөйли. Рафаэль камерасына кояш нурларыннан саклаучы фильтрны куярга оныта. Нәтиҗәдә, видеода ап-ак фонда хәбәрченең башы гына күренеп тора. 
Ул вакытларда видео кассеталарга төшерелә. Микрофон да шнурлы була. Операторлар үзләре белән запас кассеталар йөртә. Чираттагы сюжетны төшерергә килгәч, Рафаэль кассетаны онытканлыгын аңлаган. Бәхеткә, төшерү урыны НТРдан ерак түгел икән. Тиз арада йөгереп барып килә. Караса, запас кассета сумканың аерым тартмасында икән.  
Аңа көненә берничә тапкыр чыгарга туры килә. Иртән судка барса, аннан берәр тантаналы чарага җибәрергә мөмкиннәр.   
– Хәзер мине ни белән булса да гаҗәпләндерү бик авыр. Суда батучыларны, авариядә һәлак булучыларны, хәтта коега төшеп үлгән әбине, тараканнар мыжлап торган сасы квартирларны, кандала белән тулган подвалларны төшерергә туры килде,  – дип дәвам итә оператор.
Ул сабырлыкны, мөһим әйберне вакытында «эләктереп алу»ны, шул ук вакытта, хәрәкәтчән, мобиль булуны эш өчен иң кирәкле сыйфатлар дип саный.  Яңа гына эшли башлаган яшь хәбәрчеләргә дә ярдәм итәргә туры килә аңа. 

Күңеле иҗатка тартыла

Рафаэль Рәкыйпов, гомумән, бер эш белән генә чикләнергә яратмый. Әле «Нефтехим»да эшләгәндә үк сәнгать белән кызыксына башлый, иҗади бәйгеләрдә катнаша. 
– Җырлавымны элек туганнар гына ишетте, заводта исә сәхнәгә чыга башладым. Ошады. Хәтта бәйгеләрдә җиңәсем килә башлады. Концертта сәхнәләштерелгән музыкаль номер сценариесен башта бер танышымнан яздырттым, аннары үзем яза башладым. Агитбригадалар белән  чыгыш ясый башладык, – дип искә ала ул. 
Үзе эшләгән заводта беренче урынга, аннары Бөек Җиңү көненә багышланган күләмле бәйгедә җиңүгә лаек булган сәләтле ирне «Забава» фольклор ансамбле җитәкчесе Ирина Матвеева үз коллективына чакыра. Ул риза була һәм менә инде 8 ел буе ансамбль составында шәһәр, республика, Россия сәхнәләрендә чыгыш ясый, төрле бәйгеләрдә катнаша. Дөрес, соңгы елларда эше тыгыз булу сәбәпле, йөрүләр сирәгәйгән, тик коллективны ташламый, репетицияләргә йөри, концертларга катнашырга тырыша.
Күпмедер вакыт Рафаэль «АРТ-комедианты» театрында да уйный. Әмма, минемчә, аның иң матур, уңышлы роле – Кыш бабай. Яңа ел якынлашканда, НТР ел саен «Кыш бабай бул» акциясе игълан итә. Теләгән һәркем ятимнәргә, авыр хәлдә калган балаларга, ветераннарга бүләкләр алып килә. Редакциянең Кыш бабайлары аларны тарата. Шуларның берсе – Рафаэль Рәкыйпов. Тылсымчы роле авыр булса да, күңелгә рәхәтлек өсти, дип саный ул. 
– Ятимнәр йортында, балаларның «Балкыш» вакытлыча яшәү йортында, «Надежда» инвалидлар үзәгендә безне көтеп торалар. Бүләкләрне тапшырганда, алар мине кочаклаганда, шатлыктан балкыган күзләрен күргәндә, үземне чын Кыш бабай дип хис итәм, – ди ул. 

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Берничә ел элек Рафаэль НТР хәбәрчесе Александр Комаров белән «Нефтехимик» эзләнү отряды составында «Хәтер вахта»ларына йөри башлый. Вахтаның төп максаты – Бөек Ватан сугышы булган урыннарда билгесез югалган солдатларны табу, исемнәрен ачыклау, тантана белән күмәк кабердә җирләү. Бу – бик авыр, җаваплы эш. Аның өчен акча түләнми. Рафаэль отряд белән Смоленск якларында була. Урманда яки кырда палаткаларда йоклау, учакта аш пешерү, салкыннарга яки эссегә чыдау...  Мондый шартларга һәркем түзә алмый. Үзе әйтүенчә, андагы авыллар да бик начар хәлдә. «Хәтер вахта»сына, гадәттә, Россиянең төрле шәһәрләреннән киләләр.
Бервакыт эзләнү отряды Туапсега да барган. Камера күтәреп, бер таудагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл янына менгәне әле дә исендә.
– Ул вакытта яшисе килгәнемне төгәл аңладым мин. Баскыч та юк, авыр камераны тотып текә таудан менеп кара әле син! Комаровның кулында – штатив. Ә оператор өчен иң кадерле әйбер – эш коралы, ягъни камера. Аны сакларга кирәк. Тауга менгәч, тирә-яктагы гүзәллеккә мөкиббән булдык. Шулай да көчле җил камераны ватар дип куркып тордым. Менүе бер газап, төшүе мең газап икән. Аяк астыннан ташлар төшеп китә. Куркытты, билгеле, – ди Рафаэль.
Якын дусты – камерасы белән ул хәтта Красноярск шәһәре Федераль Сабантуена, Төркия республикасы чакыруы буенча, Мармарис шәһәренә барып кайткан. Әмма болар барысы да эш буенча. Шуңа күрә аның хыялы – гап-гади турист булып, рәхәтләнеп ял итеп кайту.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Александр Комаров фотосы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: