Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Онытырга хакыбыз юк

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәндә, Мари Илендәге Суслонгер лагеренда юк ителгән татарлар хакында дәшми калырга һич ярамый.

Бу өйрәнү лагеренда вафат булучыларның төгәл саны бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган. Һәрхәлдә, бу турыда бер генә рәсми чыганакта да саннар күрсәтелмәгән. Суслонгер 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр эшли. Биредә татарларны, башкортларны, чувашларны һәм башка рус булмаган милләтләрне сугыш һөнәрләре белән беррәттән, рус теленә өйрәткәннәр.
Суслонгер лагеренда 50 татарстанлы һәлак булган дигән саннар укыдым. Тик, чынлыкта бу сан дөреслеккә туры киләме икән?.. Чөнки Суслонгер турында материал эзләгәндә, Татарстанның һәр районыннан бу мәхшәрдә һәлак булучылар хакында әйтелә. Совет чорында Бөек Ватан сугышы корбаннарының саны нык киметелгәнен исәпкә алсак, үлүчеләр саны чынлыкта берничә мәртәбә күбрәк булуы мөмкин. Бүгенге көндә, монда һәлак булган 300 татарстанлының исемнәре ачыкланган инде. Лагерь урынында сугыш кырына барып җитә алмыйча, мари урманнарында ачлыктан, салкыннан, авырулардан вафат булган солдатларга һәйкәл-обелиск куелган.
Ә хәзер шул сугыш елларын күз алдына китереп карыйк. Әле кичә генә туган авылында иген иккән, ат җиккән гади күңелле колхозчыларны урман уртасына китереп тутырганнар. Сугыш һөнәренә өйрәнү белән бергә, алар яшәр өчен казармаларны үзләре төзергә тиеш булганнар. Әгәр ашау яхшы булса, кечкенәдән әтисе кулы арасына кереп, эшкә өйрәнеп үскән авыл ир-егетенә урман егуның, бүрәнә ташуның авырлыгы сизелмәс тә иде. Тик ашау ягын бик кысканнар шул, Суслонгерда. Ашамасыннар өчен хәтта бәрәңге кабыгына агу сибә торган булганнар. Салкыннар башлангач, җылы киемнәр бирелмәгән. Курсантларның көнлек нормасы 200 грамм ипи булган. Шушындый шартларга чыдый алмыйча вафат булучылар саны меңнәр белән исәпләнелә.
Әле булачак солдатларны ачлык михнәте, хәлсезлек белән бергә, бет баса, төрле йогышлы авырулар җәфалый. Авырлыкларга чыдый алмый качучыларны куып тотып, бик каты кыйнаганнар. Шулай булмый ни, Суслонгердагы кадрлы офицерларга алмашка ГУЛАГ системасыннан чыккан кансыз лагерь башлыклары, күзәтеп торучылар килә. Ә алар лагерьда рәхимсез режим кертә. Солдатларга җибәрелгән ризыкларның күп өлешен Казан, Йошкар-Ола базарларында сатып акча эшлиләр. Нинди генә җәзалар уйлап табылмый Суслонгерда. Шуңа күрә, лагерьдан сугышка алыну зур бәхет саналган.
Кайчан, кемдер башы эшләп, Мәскәүгә хат юллаган. Бәлки аңа кадәр дә бу лагерь турында югары җитәкчелеккә хәбәрләр килеп ирешкән булгандыр.
Суслонгерда михнәт кичерүчеләрнең бәхетенә, ул хат Сталинга барып ирешкән. Сталин тикшереп, чара күрү өчен, бирегә Ворошиловны җибәргән. 1943 елның ноябре була бу. Климент Ворошилов комиссия белән килеп, лагерьда зур тикшерү уздыра. Аның барышында ашау-эчүнең торышын һәм солдатларның нинди шартларда яшәүләрен күреп, шаккаткан диелә. Әле алай гынамы, солдатларга дип бирелгән азык-төлек, аларга өләшенәсе кием-салым белән, складлар шыгрым тулы була. Бу хәлләрдән соң, Ворошилов командирларны, лагерь начальнигын аттыра, лагерь ябыла.
Бүгенге көндә бу мәхшәр урынын хәтерләтеп, урман уртасында ташландык траншеялар һәм казарма җимерекләре калдыклары михнәт чигүчеләрнең дәлил-хатирәсе булып тора.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев