Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Онытырга хакыбыз юк!

27 гыйнварда фашист блокадасын өзеп, Ленинград шәһәрен чолганыштан азат итүгә 76 ел була.

Бу чолганыш сугыш елларының иң аяныч, иң фаҗигале вакыйгаларының берсе.
1941 нче елның 8 сентябреннән 1944 нче елның 27 гыйнварына кадәр 900 көн барган бу чолганыш ике миллионнан артык кеше гомерен алып китә. Гитлер өчен Ленинград каласын алу, иң мөһим шәһәрләрнең берсе була. Чөнки Балтыйк диңгезе флотын тар-мар итәргә мөмкинлек туа һәм Мурманск, Архангельск шәһәрләренә юл ачыла. Әгәр блокаданы немец фашистлары өзеп, шәһәргә керә алса, Ленинградны җир йөзеннән юк иткән булырлар иде. Тик Совет кешеләренең геройлыгы нәтиҗәсендә, шәһәр дошман кулына калмый. Аны саклаучы солдатлар һәм ленинградлыларның батырлыгы үлемсез.
Бүгенге көндә безнең районда бу мәхшәрне үз башларыннан кичергән 6 кеше яши. 27 гыйнвар көнне көндезге 13.00 сәгатьтә 3нче мәктәптә (Мәктәп бульвары, 2) Ленинград каласының блокадасы өзелүенең 76 еллыгына багышлап, тантаналы чара үткәрелә.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев