Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Онытмагыз укытучыларны!

Укытучыларны еш искә төшерәсезме? Аларга шалтыратып, өйләренә барып хәлләрен белешәсезме? Гомумән, мәктәптә уку дәверендә яраткан укытучыгыз бар идеме? Мин, шәхсән, аларны аермый идем – яратсаң да, яратмасаң да, дәресләренә йөрергә тиешсең. Мәктәпне тәмамлагач кына, тормышыма зур йогынты ясаган кешене – Тәзкирә Хәнәфия кызы Хисаметдинованы ешрак искә ала башладым. Ул мине туган телемне хөрмәт итәргә, аның белән горурланырга өйрәтте.

Безнең гаиләдә һәрвакыт татар телендә генә сөйләшү таләбе куелды. Рус бакчасына йөрдем, рус мәктәбендә укыдым, башкаларга ияреп, русча сөйләргә маташканда, әни: «Мин «мама» түгел! Өйдә туган телдә сөйләшегез!», – дип орыша иде. Моның өчен әниемә рәхмәтем чиксез, балаларым да татарча сөйләшә белә.
Мин 3 нче рус мәктәбендә укыдым. 1986 елда кердем. Октябрят булдым, пионерга да кабул иттеләр. Татар теле расписаниедә булмаса да, я иртән, дәресләр башланганчы, я дәресләр тәмамлангач укытыла иде. Укытучыбыз Тәзкирә Хисаметдинова безгә беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр керде.
Ун еллап элек аның белән элемтәне югалттым. Болай да сирәк шалтырата идем, ә монда бөтенләй телефон номеры да юкка чыкты. Мәктәпкә мөрәҗәгать иттем, таба алмадылар. Аннары бер укытучы Ветераннар Советы аша адресын да, телефонын да белеп, миңа хәбәр итте. Аңа Аллаһының рәхмәте яусын. Озак сузмадым, бардым, озак кына сөйләшеп утырдык, мәктәп елларын искә алдык. Укытучыма инде 81 яшь икән, өлкәнәйгән, билгеле, ә тавышы, күзләре, елмаюы – шул килеш.
Башлангыч сыйныфларда бигрәк тә күңел ачу, әдәби кичәләр уздырганы истә калды. «Йолдыз-йолдызчык...» дип мәктәп сәхнәсеннән җырлаганда төшереп алган фото альбомда саклана. Шигырьләрне язу өчен аерым дәфтәр алып бардык, рәсемнәр ясаган булдык. Тәзкирә ханым Арча педагогия училищесында укыганда, мандолинада уйнарга өйрәнгән. Шуңа күрә, шагыйрь турында «үтәбез» икән, аның сүзенә язылган берәр җырны да җырлыйбыз. Бик кызык үтә иде ул дәресләр.
Гадел Кутуйның «Сагыну» әсәре ни өчен «нәсер» булганын, эпистоляр жанрның үзенчәлеге, сыйфатның дәрәҗәләре һ.б. турында белә идек. Һәм болар – 80нче еллар ахыры – 90 нчы еллар башында! 11 нче сыйныфта кызлар белән шигырь юллары белән хат язышканыбыз да, башкалар аңламасыннар дип, татарча сөйләшүебез дә исемдә калган. Мактануым түгел, мактап әйтүем – укытучым биргән белем белән педагогия көллиятенә җиңел кердем.
Тәзкирә Хәнәфиевна 1974 елда кияүгә чыккач, Түбән Камага күченә. Мәктәпләрдә эш эзләп карый, әмма бер мәктәптә бер татар укытучысы гына булырга тиеш. ГОРОНОга йөри торгач, морадына ирешә һәм 3 нче мәктәпкә икенче татар укытучысы булып урнаша. Башта башлангыч сыйныф балаларын укыта.
– Бер төркемдә 15 укучы булырга тиеш. Җыелмаса, параллель сыйныф балаларын кушабыз. Ничектер, ул заманда татар баласы татар булуыннан ояла иде. Фамилияләрен әйтеп бастырсам, «мин» дияргә, туган телдә исәнләшергә оялалар. Кайберәүләр дорфа да кылана, берәү, мәсәлән: «Татар теленнән «ике»ле алган өчен мине әни әрләми» дип әйтә иде. Без – «икенче сорт», хәтта кайбер укытучылар да үз фәннәренең өстен булуларын ассызыклый иделәр, – дип искә ала мөгаллим.
Татар теле кабинеты булмагач, «ОБЖ» бүлмәсен бирәләр. Аны Тәзкирә Хәнәфиевна бизәп, матурлап, тәмам милли кабинет итеп үзгәртә. Ә 1990 елдан соң республикада татар теленә мөнәсәбәт үзгәргәч, дәресләр расписаниегә керә, рус балаларына «краеведение» укытыла. Мәктәпнең дүртенче катында биш (!) татар теле кабинеты ачыла, диварларга «Шүрәле» әкияте, Сабантуй бәйрәме күренешләре рәсемнәре төшерелә. Татар теле башлангычларда – атнага дүрт, 8 нче-10 нчы сыйныфларда өчәр тапкыр керә.
– Укучыларны олимпиадаларда катнаштыра башладык. Еш кына җиңү яулый идек, 10 ел эчендә бер тапкыр гына җиденче урынга калдык. Минем өчен ул хурлык булды. Беренче елларда, гомумән, җиңүчеләргә бүләк бирү дә юк иде, шуңа күрә аларның күңелләрен күрергә тырышып, я китап бирәм, бер тапкыр балаларны өчпочмаклар пешереп сыйладым, – ди Тәзкирә Хәнәфиевна.
Аның дәресне дәреслек буенча гына уздырганын хәтерләмим. Язучыны үтәбез икән, китапларын алып килеп күрсәтә, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны пластинкадан яки кассетадан тыңлата. Әсәрне бездән генә укытмый, илһамланып үзе дәвам итә, татарча авыр сөйләүче балаларга иренмичә – рус телендә, аннары татар телендә аңлата. Ә эшенең нәтиҗәсе – ата-аналар һәм балалар рәхмәте. Катнаш гаиләдән булган Ирина исемле кыз әнисенең эшендә татарча җырлап, шигырь сөйләп биргәч, әнисе рәхмәтен җиткергән. Тагын берсе: «Балам өй эшен әзерләгәндә, татар теленнән башлый», – дип әйткән. Башка мәктәптән килгән бер укучы аның аңлатканын тыңлап торгач, «Менә хәзер мин аңлый башладым», – дигән. 11 нче сыйныфны тәмамлаган бер укучысы исә роза чәчәге бәйләме бүләк иткән. Мондый мисалларны әле дәвам итәргә була.
Тәзкирә Хәнәфиевна лаеклы ялга чыккач та җиде ел хезмәт куя һәм мәктәптән 62 яшендә генә китә. Гомуми эш стажы да 42 ел тәшкил итә. Әле күптән түгел янына тагын барып, һөнәри бәйрәме белән котлап кайттым. Сез дә укытучыларны котлагыз, онытмагыз аларны!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото Т. Хисаметдинованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев