Туган як

Онытканнар булса кирәк

Төзүчеләр урамындагы 4 нче йортта подъезд тәрәзәләре юк.

Эш шунда ки, бу йортта бер ай элек ут чыккан: өченче катта электрны исәпләү җиһазы яна башлаган. Коткаручылар төтенне подъезддан чыгару өчен, тәрәзәләрне ачкан, ачылмаганнарын ватканнар. Янгынны сүндергәч, гомумйорт милкен тәртипкә китергәннәр, ә менә җиденче катта тәрәзәләрне әллә куярга онытканнар... Яңа елдан әлеге йорт «ЖЭУ-17» йорт идарәсе канаты астына күчкән. Аның җитәкчесе бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә биргән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: