Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы бүләк

«Без бергә» оешмасы өй туен уздырды. Элек очрашулар кафеларда яки Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үтсә, хәзер махсус урын бирелгән.

Оешма әгъзалары – онкологияне кичереп, савыгып килүче кешеләр. Алар бер-берсенә рухи яктан ярдәм күрсәтә, әңгәмәләр, мастер-класслар үткәрә. Бакый Урманче урамындагы 24 нче йортның беренче катында алар кухняда бергәләп чәй эчә, аерым бүлмәдә шөгыльләнә һәм актлар залында чаралар уздыра ала. Мондый бүләкне оешмага шәһәр мэры Айдар Метшин ясаган.
Савыгып килүчеләр биредә куркыныч авыру турында вакытлыча гына уйламас, онытылыр өчен рәсем һәм кул эшләнмәләре ясый, йога белән шөгыльләнә, бии. Күбесенең кәефе күтәренке, яшәргә теләкләре зур, дәвалау нәтиҗәсе дә яхшырак була. «Без бергә» оешмасына күптән түгел бер ел тулды. Анда исәптә 250 кеше тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X