Олы Атыда Питрау гөрләде

14 июль көнне, иртәдән төш вакытына кадәр яңгыр явып торса да, бәйрәм башланыр алдыннан болытлар таралды, ялтырап кояш чыкты. Атылылар һәм тирә-як авыллардан Питрау бәйрәмен карарга килгән кунаклар мәйдан тирәсендә бәйрәм башланганын көтәләр иде инде.
Зур хөрмәткә ия авылдашыбыз Валерий Алексеевич Иванов бәйрәм үткәрүне үз өстенә алып, нык булышлык күрсәтте. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов белән депутатыбыз Степан Умнов бәйрәм булачак урынны алдан ук матурлап жиһазландырып куйганнар.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше бүләкләүдән башланды. Быел туган яшь балаларга, беренче сыйныфка укырга баручыларга, быел гына гаилә коручыларга – барысына да бүләкләр тапшырылды. Парлап гомер итүче 80 яшьтән узган хөрмәтле әби-бабайлар да онытылып калмады.
Мәйдан уртасында матур уеннар уйнатучы ике килендәш турында әйтмичә мөмкин тугел. Нина һәм Галина Емельяновалар менә инде ничәмә-ничә еллар дәвамында бәйрәм үзәгендә кайныйлар, матур-матур уеннар оештыралар.
Татарча көрәш барган урында ир-затларыбыз чиратка басты. Көрәштә җиңгән балаларга кыйммәтле велосипедлар бирелде. Бүләк эленгән баганага Трудовой егете Владислав Матюшкин бик оста үрмәләп, барыбызны да шаккатырды. Захар Болтиковның һәм Алексей Кондратьевның оныклары бик матур чыгыш ясадылар. Макар Кондратьев, Вадим Чачакаев турникта оста күтәрелделәр. Ә баш батыр булып Түбән Кама егете Илдар Галәветдинов калды.
Казаннан махсус чакрылган артистларыбыз да бар иде бәйрәмдә. Мөнир Рахмаев жырлаганда биемичә түзеп буламыни?!
Ә Вадим Захаров керәшен җырларын янгыратып, авыл халкын сөендерде. Авылдашыбыз Виталий Сармаев та үзенең матур жырларын бүләк итте. Мәйдан уртасында биеп йөрүче 75 яшьлек Тимофей дәдәй турында да әйтмичә булмый.
Питрау салют белән тәмамланды. Бәйрәмне оештыручыларга, алып баручы Юмаевлар гаиләсенә рәхмәт диясе генә кала. Игелекле, олы жанлы Валерий Алексеевич, сиңа зур рәхмәт! Сезнең кебек ярдәмчел кешеләр Олы Атыга бик кирәк.
Рәхмәт сиңа, якташыбыз,
Тарих битләрендә
калсын эзләрең.
Халкым башын ия
жиргә кадәр,
Рәхмәт әйтеп
жылы сүзләрен.
Ирина САДЫЙКОВА. Олы Аты авылы.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3600
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!2801
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп кердеБалалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?24601
-
7 март 2021 - 11:37Табигатьтән илһам ала Ә менә Эльвира Абдуллина сабыннан чәчәкләр ясый икән. Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәненә ышану авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган. Чын зәркән сәнгате менә!13200
-
6 март 2021 - 10:34Юл бирегез ЮХИДИ инспекторлары «Шәһәр электр транспорты» хезмәткәрләре белән куркынычсызлык рейды уздырганнар.9400
-
7 март 2021 - 11:33Китаплары кызыклы да, файдалы да Эльмира Әбүбәкерова яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстерәләр. Улы Әмир 2 нче сыйныфта укый, ә кызы балалар бакчасына йөри. Кызы белән декрет ялында утырганда, Эльмира сабыйлар өчен махсус китаплар белән кызыксына башлый. Соңрак интернет аша аларны үзе тегәргә өйрәнә.8701
-
7 март 2021 - 11:30«Рәхмәт әйткәч, икеләтә рәхәт» Лилия Гасыймова бәйләмнәр ясарга ярата. Тик чәчәкләрдән түгел, ә чикләвекләрдән, җимешләрдән, җиләкләрдән һәм тагын әллә нәрсәләрдән.8103
-
6 март 2021 - 10:22Демографик «чокыр»га тәгәрәп төштек Узган ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камада үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк булган.6400
-
6 март 2021 - 10:17Яңа үзәк төзелә Түбән Камадагы үзәк хастаханәнең хирургия корпусында капиталь ремонтның беренче өлеше төгәлләнгән.5900
-
7 март 2021 - 11:27«Мендәрем астында – ручка һәм дәфтәр» Айзирә Шакирянованы бик еш төрле әдәби, мәдәни чараларда күрергә насыйп була, еш кына милли конкурсларда катнаша. Өстәвенә, шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы да ул! Ә үзе балалар бакчасында хезмәт куя. Мондый активлыкка вакытны каян таба икән Айзирә?5200
-
8 март 2021 - 09:29Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйм!4000
-
8 март 2021 - 14:01Терәк булырга телим Әниемнең исеме Зәлия. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «якты» дигәнне аңлата. Минем өчен, чыннан да, әнием яктылык, җылылык чыганагы.3600
-
8 март 2021 - 13:51Киңәшчем, остазым Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!2801
-
8 март 2021 - 08:44Әбием һәм нәнәем турында Минем ике әбием бар. Дөресрәге, бер әбием һәм бер нәнәем.2600
-
8 март 2021 - 13:48Тормыш дәресләре Иртә таңнан торып, әнием елмаеп безне: «Торыгыз, улларым, таң нуры сыман ялт-йолт итеп янып торыгыз!» – дип уята.2400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика