Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Афанастагы хуҗасыз хайваннар өчен “Өйгә юл” приюты янындагы корылма түбәсенә боз кисәге төшеп, ишеп төшергән

Анда дарулар һәм ит тутырылган суыткычлар булган.

Бу хакта приютның социаль челтәрендә хәбәр ителә.  Бу корылмада этләрне дәвалаганнар һәм прививка ясаганнар, үзиреклеләр үз әйберләрен калдырганнар.

Яңа корылма төзер өчен түбәнкамалылардан ярдәм сорыйлар: төзелеш материаллары һәм эшче куллар кирәк.  Оешма реквизитлары приютның социаль челтәрендә күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез, ай башында Олы Афанаста итагын бер приют зыян күргән иде. Анысында янгын чыгып, берничә дистә хайван үлгән.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев