Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлкәннәрне кайгыртып

Шәһәрдә һәм районда өлкән буынның сәламәтлеген кайгырту буенча дәүләт программалары уңышлы гына эшләп килә. Шуларның берсе – «Демография» милли проекты быел тормышка ашырыла башлады.

Аның кысаларында өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында тәрбия кылу системасы булдыру планлаштырыла. Проект республиканың җиде шәһәренә кертелгән, шуларның берсе – Түбән Кама. 2021 елга система Татарстанда тулысынча эшли башлар дип көтелә. Озак вакытлы тәрбиягә социаль, медицина хезмәте күрсәтү һәм гаилә тәрбиясе керә. Шулай ук «Мобиль бригада», «Өйдәге санаторий», «Тәрбия кылу мәктәбе», «Караучы хезмәте» технологияләре дә гамәлгә ашырылачак.
Сүз уңаеннан, «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенең мондый технологияләр буенча тәҗрибәсе шактый. 2012 елдан мобиль бригада шәһәрдән ерак урнашкан авылларга барып, өлкәннәргә хезмәт күрсәтә. Мәсәлән, быел белгечләр Майская Горка, Кызыл Чапчакка, Сухрау авыл җирлегенә барган. 2019 елда авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләргә яшәү урыннары буенча диспансеризация уздырылган. Ел ахырына кадәр медицина тикшерүен 1344 кеше үтәчәк.
Ике ел элек «Өйдә санаторий» технологиясе тормышка ашырыла башлаган. 2,5 ел эчендә 87 кешегә тернәкләндерү буенча хезмәт күрсәтелгән. «Тернәкләндерү һәм тәрбия кылу мәктәбе»ндә дәресләрне табиб, ЛФК инструкторы, шәфкать туташы, психолог алып бара. Алар социаль хезмәткәрләр һәм өйдә ятучы авыру туганнарын караучылар өчен уздырыла. Бүгенге көндә караучы хезмәтенә ихтыяҗ зур икән. Быел «Шәфкатьлелек» үзәгенә «Караучы» проектын тормышка ашыру өчен Россия һәм Татарстан бюджетларыннан 4 миллион 400 мең сум акча бирелгән. Хәзерге вакытта караучылар хезмәтенә мохтаҗ 20 кешедән исемлек төзелгән, алар өчен белгечләр штаты булдырыла. Шулай ук «Өлкән кеше өчен гаилә» проекты буенча да эш башкарыла. Быел июнь аенда бер гаилә 69 яшьлек ханымны тәрбиягә алырга теләк белдергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев