Туган як

Өлкәннәрне кайгыртып

Депутатлар, чираттагы сессиягә әзерлек кысаларында, өлкән буын вәкилләренә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр.

Киңәшмәдә төрле структура җитәкчеләре, ветераннар советы һәм предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Илебездә өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрен кайгырту буенча 2025 елга кадәр исәпләнгән Милли стратегик программа өлкәннәрнең тормышына кагылышлы бөтен якларны – социаль хезмәтләр, элемтә, эш, сәламәтлек саклау,  белем һ.б. үз эченә ала.
Хәзерге вакытта Түбән Кама районында 70 меңләп пенсионер бар. Аларның күпчелеге эшләүләрен дәвам итә: «Түбән Кама нефтехим»да – 2400, шиннар җитештерү предприятиеләрендә – 250, мәгариф системасында 600 пенсионер хезмәт куя. Депутатлар аларның тормышын якыннан өйрәнеп, сораштырулар уздырып, мәсьәләне муниципаль район һәм шәһәр Советлары сессияләрендә караячаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: