Туган як

Өлкәннәр өлгергәнче, балалар башлады

Балалар – безнең тормышыбызның яме, якты киләчәгебез. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Кызыл Чапчак авылында «Балалар Сабантуе» уздырылды.

Иртән яңгыр явып куркытса да, безнең бәхеттән, ялтырап кояш чыкты. Балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар Сабантуйга агылды. Бәйрәм Түбән Чаллы кызлары башкаруында «Шәл бәйләдем» биюе белән башланып китте. Шулай ук А.С.Пушкинның 220 еллыгы уңаеннан, мәйдан уртасында «Балыкчы һәм Алтын балык» әкияте сәхнәләштерелде.
Балаларны бәйрәм белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, Кызыл Чапчак җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Ильдарханов котлады.
Мәдәният йорты тормышында ел буе актив катнашкан төп авыл балаларына «Мактау хаты» һәм Эльвира Рәвгать кызы алып килгән истәлекле бүләк тапшырылды.
Бәйрәмдә төрле кызыклы уеннар оештырылды: көрәш, парлы капчык киеп йөгерү, атта чабыш, уенчык кисү, «ухват»ка туп куеп йөгерү, балык тоту һәм башка шундый кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәйдан уртасында милли көрәш кызганнан кызды. Көрәш 10 яшькә һәм 14 яшькә кадәрге балалар арасында оештырылды. 10 яшькә кадәргеләр арасында Кирам Әхмәтшин – беренче, Раил Гайнетдинов – икенче, Рамазан Садыйков өченче батыр булдылар. Ә 14 яшькә кадәргеләрдән Муса Яһудин – беренче, Хәмзә Бәдретдинов – икенче, Таһир Әшрәпов өенче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләклр тапшырылды. Һәр елдагыча балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар каз боткасы белән сыйландылар, татлы су эчтеләр.
Бәйрәмне мавыктыргыч итеп оештырырга булышучылар Рамил Борһановка (авыл старостасы), Гакыйф Борһановка, Тәлгать Әхмәтҗановка, Артур Матвеевка; кызыклы уеннар уйнатучылар Нурфия Әхмәтҗановага, Әнфисә Хәлиловага, Галия Хатиповага, Зөбәрҗәт Нургалиевага; бәйрәмне алып баручы Айзат Шәйхетдиновка, ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, авылдашларга, авылыбыз депутатларына бик зур рәхмәт! Бу бәйрәмнең тәэсире балалар, авылдашлар, килгән кунаклар күңелендә озак сакланыр.
Назилә ТАИПОВА, Кызыл Чапчак мәдәният йорты директоры.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: