Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлкән яшьтә булсалар да...

Халыклар дуслыгы йортында Түбән Кама Аксакаллар шурасы оешуның егерме еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Тарих күзлегеннән караганда, егерме ел бик күп вакыт та түгел үзе. Ләкин аның еллары нинди бит! Җәмгыятьтә зур үзгәрешләр кичергән, милләт язмышы, тел мәсьәләсе бөтен киеренкелеге белән алга килеп баскан еллар. Әнә шундый сынаулар аша узып, үз дәрәҗәсен саклап, яклап калган иҗтимагый оешма ул. Тагын шунысын да билгеләп узарга кирәк: үз эшчәнлеген хәзергә кадәр актив алып баручы Аксакаллар шурасы Татарстанда Түбән Камада гына сакланып калды бугай инде...

Тантаналы чараны автор-башкаручы, танылган җырчы Илһам Хисмәтуллин «Юкка түгел, юкка түгелдер...» җыры белән башлап җибәрде. Әлеге җыр сүзләренең авторы Наҗар Нәҗми шигырен Түбән Кама аксакалларына багышлап язмаса да, аның эчтәлеге шушы көнне үзләренең оешмаларына 20 ел тулуны билгеләп үтәргә җыелган мөхтәрәм өлкәннәребезнең эш-гамәленә төп-төгәл туры килеп тора. Чыннан да, ике дистә ел юкка гына яшәлмәгән. Тантаналы мәҗлес-җыелышны башлап, шураның биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясарга сүз алган Түбән Кама Аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк ага Шиһапов бу хакта бик җентекләп сөйләде.
Республиканың күп кенә төбәкләрендә мондый иҗтимагый оешманың исеме генә бар. Ә эшчәнлек ягына килгәндә, ул инде күптән сүнеп-сүрелеп калган. Әлбәттә, ныклы нигезе булмаса, эш алдан ук яхшылап оештырылмаса, теләсә нинди яңа башлангычны таркалу көтәр иде. Нәкъ шундый сәбәпләр аркасында юкка чыккан проектлар азмыни?! Ләкин Түбән Кама Аксакаллар шурасы бу яктан бәхетле. Аларның эшчәнлеге әле дә бик актив дәвам итә. Шуңа күрә, иҗтимагый оешмага егерме ел тулган бу көн-не, аның башлангычында торган шәхесләрне искә алмау гаделсезлек булыр иде. Нәкъ менә шуңа да Аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк Гыйлаҗ улы үзенең чыгышында шураның иң беренче рәисе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Мәсгуть Сибгать улы Сибгатовны, ул чактагы шура әгъзалары Рифкать Гайнуллин, Әнвәр Хәсәнов, Азат Зыятдинов, Гариф Гыйлаҗев, Нәкый Әхмәтшин, Рәис Әхмәтшин, Рәшит Шәяхмәтов, Мисбах Мәүлиев, Василий Игнатьевны искә алды. «Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар телебезне, милләтебезне саклауны изге бурычлары санап, татар халкына, милләтнең гореф-гадәтләренә, теленә, тарихына һәм бергә яшәгән башка милләт вәкилләренә ихтирам тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш керттеләр», – диде җитәкче. Чыгышта әлеге кешеләрнең эшләрен лаеклы дәвам итүче шураның бүгенге әгъзаларының исемнәре дә яңгырады: Зирәк Шиһапов, Мәснәви Һадиуллин, Камил Фатыйхов, Мансур Ганиев, Хәмәтхәсән Хәлиуллин, Суфиян Минһаҗев, Гамир Исмәгыйлев, Кираметдин Кашафетдинов, Миңнегаян Ягъфәров, Фәтхулла Абдуллин, Флүр Гайнемөхәммәтов, Рәфәт Шәйдуллин, Мансур Шәрәфетдинов, Нәкыйп Габитов, Галимҗан Җиһангәрәев, Рәшит Габделхәкимов, Альберт Саттаров, Марс Егоров, Васил Камалов.
Түбән Кама аксакаллары шәһәр хакимияте белән дә ныклы элемтәдә торып эшли. Җитәкчеләр аларның фикерләре белән исәпләшәләр, киңәшләренә колак салалар, тәкъдимнәрен үтәргә тырышалар. Һәрхәлдә,аксакаллар белән шәһәр-район җитәкчелеге арасында бу яктан каршылыклар туганы юк. Әлеге нисбәттән, Түбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчелеге вәкиле – җәмәгатьчелек һәм милли оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрхад Сафиуллинның да мөхтәрәм аксакалларга әйтер сүзләре бар иде. Котлау сүзләреннән соң, ул З.Шиһаповка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын да тапшырды. 
Аксакалларны Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге исеменнән аның әгъзалары Вәсилә Исмәгыйлева, Фирдәвис Ханов һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкиле котлады. Ә менә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге «Талир тәңкә» фольклор ансамбле юбилярларга җырлы-биюле «Кичке уен» күренешен бүләк итте. 
Аксакаллар шурасы җитәкчесе урынбасары Мәснәви Һадиуллин үзара хезмәттәшлек өчен Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллинага, актив эшчәнлекләре өчен Аксакаллар шурасы әгъзалары Суфиян Минһаҗевка һәм Мансур Ганиевкә шура исеменнән Рәхмәт хатлары бирде.
Аксакаллар шәһәр һәм район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашып кына калмый, шәһәрдә һәм республикада чыгучы матбугат чараларында үзләренең тирән эчтәлекле тәрбияви мәкаләләрен, көн кадагына кагылышлы язмаларын бастырып торалар. Шура әгъзасы, «Туган як» газетасы белән озак еллар тыгыз элемәдә торып эшләүче штаттан тыш хәбәрчеләрнең берсе Суфиян ага Минһаҗев үзенең чыгышында аксакаллар эшчәнлегенең нәкъ менә шушы ягын яктыртты. Әлеге тантанада Аксакаллар шурасының иң актив хәбәрчеләре Мәснәви Һадиуллинга, Суфиян Минһаҗевка, Гамир Исмәгыйлевкә, Мансур Ганиевкә «Туган як» газетасының Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Аксакаллар шурасы Түбән Кама шәһәре әдипләре – «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучы-шагыйрьләре белән дә дә тыгыз әлемтәдә тора. Әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, шагыйрьләр Ралия Кәримова, Гөлчирә Ибәтуллина һәм Рәфыйк Әхмәдиевнең котлау чыгышларында бу ачык чагылыш тапты. Алар үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укыдылар. Ә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхулла Абдуллин татар китабын пропагандалау, телебезне саклау юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова һәм методик бүлекнең татар теле буенча методисты Ләйсән Петрова  аксакалларны китапхәнәчеләр исеменнән котладылар. Түбән Кама җәмигъ мәчете имам-хатибы ярдәмчесе Булат Баһаветдинов исә котлау сүзләрен изге аятьләр аша җиткерде. 
Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр: килгән кунакларны ялыктырмас өчен, чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Гармунчылар ансамбле татар көйләренә тезмә башкарса, тантанага махсус чакырылган нәниләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Алып баручы: «Ак бабайларын олы юбилейлары белән тәбрик итәргә 39 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да килгән», – диюгә, сәхнә түренә курайчы балалар чыгып басты. Алар бакчаның өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазова җитәкчелегендә килгәннәр. Нурзия ханым үзе дә аксакалларга котлау сүзләрен җиткерде.
Әлеге тантаналы чараны оештыру өчен үзенең иркен залын биргән, чакырылган кунакларга һәрьяклы хөрмәт күрсәткән Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Васыйл Хафизов та аксакалларга үзенең котлауларын әйтте. Аксакаллар бик теләп катнашкан күп кенә чаралар, гадәттә, нәкъ менә шушы бинада уза. 
Соңыннан, килгән кунакларга сүз бирелде. Казан кунагы, республика Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Ибраһимов чыгышында Түбән Кама аксакалларының республикада иң тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләп килүче оешма булуын ассызыклады, Әлмәт һәм Чаллы Аксакаллар шурасыннан килгән кунаклар да, аның сүзләрен куәтләп, чыннан да, Түбән Кама оешмасының нәтиҗәле эшләвен билгеләп үттеләр. 
Бу чара, өлкәннәрнең үз сүзләре белән әйтсәк, бик мәгънәле булды. Шураның күпьеллык эшчәнлеген эзлекле рәвештә яктырткан сценарий авторы һәм чараны алып баручыларның берсе Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллинаның һәм икенче алып баручы Халыклар дуслыгы йорты методисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшинның да монда өлешләре зур булды. 
Тантаналы өлештән соң бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
Түбән Кама Аксакаллар шурасының егерме еллыгына багышланган әлеге чарадан репортажны шагыйрә Гөлчирә Ибәтуллинаның аксакалларга багышлап язган түбәндәге шигыре белән тәмамлыйм.
Котлы булсын бәйрәмегез!
Урамда алтын көзләр.
Мәңге калыр тарихта
Сез салган якты эзләр.
Намус белән үттегез бит
Данлыклы хезмәт юлын.
Аллаһ насыйп итсен сезгә
Сәламәтлекнең ныгын.
Гүя сез – «Ашыгыч ярдәм»,
Һәрвакыт алгы сафта.
Телебез, милләтебез яшәр,
Сез торган чакта сакта.
Агарса да сакалыгыз,
Чал керсә дә чәчләргә,
Сезгә карап сокланабыз,
Үрнәк бит сез яшьләргә
Рәхмәт сезгә, картаймагыз,
Сез халкыма бик кирәк.
Мәңге типсен, туктамасын
Сезнең тынгысыз йөрәк.
Төпле уйлап әйтәсез сез
Һәрвакыт сүзегезне.
«Безнең аксакаллар!», – дибез, 
Яратып үзегезне.

Чыннан да, алар бу шигырьдә язылган мактау сүзләренә лаек. 
Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: республика аксакаллар шурасы җитәкчесе Р.Ибраһимовның (өстәге фотода уңда) З.Шиһаповка Рәхмәт хаты тапшыру мизгеле; Бөтендөнья татар конгрессы әгъзалары котлый (астагы фото).
Мингали Мөхәммәтшин фотолары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев