Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлгермәгәннәргә нишләргә?

Әлегә кадәр «бакчалар амнистиясе» программасы кысаларында, бакчаларын хосусыйлаштырырга җитешмәгәннәр бу җәйдә ныклап торып тиешле рөхсәт кәгазьләрен җыю эшенә кереште. Ә кемнәрдер бик теләсә дә, хосусыйлаштырырга рөхсәт ала алмый.

Әйе, әбисеннән мирас булып калган яки әле күптән түгел генә бакчалы булган түбәнкамалылар борчуда. Алда телгә алынган «Дачная амнистия» тәмамлангач, нишләргә? Бакчаларны тартып алмаслармы, яшелчә утыртырга рөхсәт итәрләрме? Аеруча әби-бабайлар хафада. Алар бит болай да имеш-мимешкә тиз ыша­нучан. Әйтик, шәһәрдән ерак түгел «Корабельная роща» бак­чачыларына бу проблема яхшы таныш. Кайберләре вакытында бакчаларын хосусыйлаштырырга өлгергән, кайсылары әле һаман да рөхсәт ала алмый. «Чи­старту корылмаларын киңәйтү сәбәпле, безнең бакчаларны тар­тып алачаклар икән. Шуңа күрә, безгә бакчаларны хосусый­лаштырырга рөхсәт юк», – дип, борчыла алар. «Сарафан радио­сы» тараткан юк-бар хәбәрләр-гә ачыклык кертү максатыннан, без бакчачылар ширкәте рәисе Илһам Булатов белән элемтәгә чыктык. Ул түбәнкамалыларга борчылмаска кушты. «Дөрес, бу массивка шәһәрнең чистарту корылмалары якын булу сәбәп-ле, кайбер бакчачылар әлегә бакчаларын хосусыйлаштыра алмыйлар. Тик борчылырга урын юк. Без бу проблеманы хәл итү максатында даими эш алып бара­быз. Менә быел өске урамнарга хосусыйлаштырырга рөхсәт ал­дык. Тора-бара мәсьәлә хәл ите­лер. Беркемнең дә бакчаларын тартып алып, куып чыгармаячаклар. Әгәр кемнең дә булса сора­вы бар икән, ул безнең янга кил­сен. Картадан бергәләп бакча участогын карап, җавап табар­быз» – диде ул.

Илһам Илдар улының сүзләренә ышанып калабыз, чөнки ул сү-зендә тора торган тәҗрибәле җитәкче. Башкарган эшләре дә күз алдында. Без чүпне түкмиләр, дип зарланмыйбыз. Чүп савытла­ры тулуга алып китеп торалар. Ут-су юк дип тә әйтә алмыйбыз, анысы да график буенча бирелеп бара. Хәзер әнә, юлны ремонт­лыйлар. Билгеле, мондый урын­нан бакчаны сатасы килми шул.

«Корабельная роща»дагы бакча­ларны хосусыйлаштырырга кай­чан рөхсәт булачак?» дигән сора­уны шәһәрнең архитектура һәм төзелеш идарәсенең баш белге­че Эльвира Гәрәевага да бирдек. Үз чиратында ул да: «Борчылыр урын юк. Берәүнең дә бакча­ларына тимәячәкләр. Әлегә бу юнәлештә эш алып барыла», – дип җавап бирде.

Озын сүзнең кыскасы, димәк тегеннән-моннан ишеткән хәбәрләргә ышанып, борчуга ка­ласы юк. Әлегә бакчаларын хосусыйлаштырмаган бакчачы­лар шактый һәм алар берсе дә үзләренең җирләреннән коры калмаслар.

Илһамия Гаффарова

Фото pixabay.com сайтыннан

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев