Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Октябрьдә ачылыр, дип көтәләр

Якын арада Зур Афанас авылы мәдәният йорты үз ишекләрен ачып җибәрәчәк. Биредә төзекләндерү ахырына якынлашып килә. Эш барышын күрү өчен, анда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров барганнар.

1971 елда төзелгән әлеге клуб районда – иң зур биналарның берсе. Бүген биредә 15 коллектив (шул исәптән өч бию ансамбле) эшли. Хәзерге вакытта бина диварларын яңарталар, тиздән эчендә мебель урнаштырачаклар, төп сәхнәне бизәячәкләр, музыка җиһазлары куелачак. Капиталь ремонт төгәлләнү белән бирегә китапханәне күчерәчәкләр.
Яңарту эшләре «Мәдәният» милли проект буенча республика программасы кысаларында башкарыла. Аларга Татарстан бюджетыннан 18, 7 миллион сум бүлеп бирелгән. Төп залда артистлар өчен дә шартлар тудырылган: аларның грим, репетиция ясау өчен бүлмәләре бар. Тавыш куючы оператор өчен дә аерым урын каралган. Кече залга да шактый үзгәрешләр кертелгән. Киләчәктә анда төрле чаралар, шул исәптән, яңа ел тамашалары үтәчәк, дип көтелә. Яңартылган клубта «нык ихтыярлы кешеләр» өчен уңайлы шартлар тудырылган. Айдар Метшин балалар һәм яшьләр өчен төрле юнәлештә эш алып бару мөһимлегенә басым ясады.
Зур Афанаста хәзерге вакытта шулай ук «Дуслык» скверы төзелешенең икенче этабы бара, балалар бакчасы да тулысынча яңартыла, юллар төзекләндерелә.
Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев