Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өендә үстереп яткан

Полиция хезмәткәрләре үз өендә наркотик матдәле үләннәрне үстерүче ирне кулга алганнар.

39 яшьлек түбәнкамалы каркотик әйләнеше күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Яшьлек урамындагы 36нчы йорт подъездларының берсендә тотылган. Бу вакытта үзендә билгесез матдәле пакет та булган. Химик анализ аның марихуана икәнен күрсәткән. Вакытлыча яшәгән фатирында 39 киндер куагы, 100 граммнан артык марихуана, наркотикларны кабул итү җайланмалары табыла.
Ир: «Үсемлекне үзем өчен үстердем», – дип аңлаткан. Аңа карата җинаять кодексының 228 маддәсе буенча («Наркотик матдәле үсемлекләрне законсыз рәвештә саклау») җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында түбәнкамалы сак астында булачак.
Булат НӘБИУЛЛИН. (Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев