Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Очрашулар, фикер алышу, брифинг...

18 декабрьдә Түбән Кама муниципаль районы территориясенә монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе вәкилләре киләчәк.

Биредә алар катнашында  район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү булачак. Алар шулай ук сәнәгать мәйданчыгын да караячак. Визит кысаларында, муниципаль дәрәҗәдә көндәшлекне үстерү буенча милли планны гамәлгә ашыру хакында фикер алышу да планлаштырылган.
Чара 9.00 сәгатьтә башлана. Бу вакытта Төзүчеләр проспектындагы 12 нче йортта урнашкан район хакимиятендә гражданнар кабул ителәчәк.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе вәкиле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына да җавап бирәчәк: гражданнарны кабул иткәннән соң, журналистлар өчен брифинг узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев