Туган як

Очрашалар, аралашалар

«KoVёR» яшьләр инициативалары үзәге күптән түгел ачылса да, Түбән Кама яшьләренең яраткан урынына әйләнеп бара. Биредә еш кына кызыклы очрашулар уздырыла, тренинглар үткәрелә. Мисал өчен, күптән түгел егетләр һәм кызлар сәяхәтче Иван Брускецев белән очрашты. Ул сәяхәтне нидән башларга, нинди өстәмәләр кулланырга, гомумән, акчаны күп итеп сарыф итмичә, чит илдә...

«KoVёR» яшьләр инициативалары үзәге күптән түгел ачылса да, Түбән Кама яшьләренең яраткан урынына әйләнеп бара. Биредә еш кына кызыклы очрашулар уздырыла, тренинглар үткәрелә.
Мисал өчен, күптән түгел егетләр һәм кызлар сәяхәтче Иван Брускецев белән очрашты. Ул сәяхәтне нидән башларга, нинди өстәмәләр кулланырга, гомумән, акчаны күп итеп сарыф итмичә, чит илдә файдалы һәм күңелле ял итеп кайтыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты, сорауларга җавап бирде.
«What's Up?» чит телләр студиясе яшьләр белән очрашуны уен-дискуссия рәвешендә уздырды. Алар төрле ситуацияләр тәкъдим итте, җавапларны исә инглиз телендә бирергә кирәк иде, викторина үткәрделәр. Ә инстаграмда урнаштырылган иң яхшы фото авторына студиядә уку өчен 3000 сумлык сертификат тапшырылды.
Шеф-повар Рөстәм Мөхәммәтшин белән әңгәмә дә кызыклы һәм файдалы булды. Ул кафеда эшли башлаган вакыты, катлаулы хәлләр турында сөйләде. Яшьләрне берничә төр аш әзерләү сере белән таныштырды.
Якын арада үзәктә берничә чара уздыру планлаштырыла: 31 октябрьдә - Түбән Камага башка шәһәрләрдән килеп белем алучы студентлар белән танышу (17.30), 1 ноябрьдә - Хеллоуин бәйрәме (18.00), 2 ноябрьдә - Яшь эшмәкәр мәктәбе (18.00), 3 ноябрьдә - мастер-класс (18.00), 4 ноябрьдә - «Твистер уены» (18.00), 5 ноябрьдә - татарча җырларга яратучылар өчен караоке (18.00).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: