Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өченче мәртәбә призга лаек булды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, «ТАТМЕДИА» җәмгыяте үзендә басылучы газета-журналларга 2018 елның икенче яртысына иң актив язылучылар арасында үткәрелгән «Язылучыга – телевизор» акциясенә йомгак ясады. Шунысы куанычлы: күркәм гадәткә әверелгән әлеге акциядә елдан-ел күбрәк кеше катнаша. Әлбәттә, Түбән Кама шәһәре һәм районы кешеләре дә моңа искәрмә түгел.

Монысында акциядә катнашучыларга телевизор, санлы фотоаппаратлар, йон юрганнар һ.б. кыйммәтле призлар уйнатылды. Безнең Түбән Камадан да бүләкләнүче бар. Иң күп газета-журналларга (шул исәптән «Туган як» газетасына да) язылган Кадрия Габдуллина, иң актив язылучы буларак, кызыксындыру призына ия булды. «ТАТМЕДИА» җибәргән бүләкләр җыелмасын ул әле күптән түгел генә редакциягә килеп алды.
Кадрия Тимерҗан кызы шәһәрнең 27 нче мәктәбендә татар теле укыта һәм мәктәп китапханәсен дә җитәкли. Газета-журналларга ел саен күпләп язылып, үзе эшли торган мәктәптә генә түгел, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә дә үрнәк булып тора. Тагын шунысы да игътибарга лаек: Кадрия ханым әлеге акциядә катнашып, призга менә инде өченче мәртәбә ия булды.
– Газета-журналлар күпләп килгән вакытта өебезгә бәйрәм төсе кергәндәй була, – ди ул, шатлыгын яшермичә.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның беренче яртысына газеталарга язылу башланды. Мондый акция алга таба да дәвам итәчәк һәм анда теләгән һәркем катнаша ала. Бары тик мөмкин кадәр күбрәк газетага язылырга гына кирәк. Бер приз отмаган очракта да, сез отышта калачаксыз – сезнең өйләрдә газета-журналлар ярты ел дәвамында көтелгән кунак булачак. 
2019 елның беренче яртысына газетаны йорт адресыгызга китерү өчен язылу бәясе: тулы комплектка – 687 сум, җомга саннарына – 570 сум. Газетага барлык почта бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп языла аласыз.
Тагын шунысын да искәртәбез: күршеләрегез, туган-тумачаларыгыз арасында төрле сәбәпләр белән 2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылмыйча калучылар булса, газетаны ел ахырына кадәр алдыру өчен, моны хәзер дә эшләргә була. Сентябрь аенда язылучыларга газета октябрь башыннан киләчәк. Шулай итеп, газетаны өй адресына яздырып уку ел ахырына кадәр мөмкин булачак.
Фотода: Кадрия Габдуллина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев