Туган як

НТР 24 телеканалы Түбән Кама кешеләренә сайлаулар барышы турында көн дәвамында туры эфирда хәбәр итеп тора.

Моннан кала, туры эфирга шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге телекомпанияләр дә чыга.

 “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте башкарма директоры Нияз Гәрәев сүзләре буенча, корреспондентта һәм операторда мондый мөмкинлек бирүче җиһазлар бар.

– Без сайлаулар барышын һәрчак күрсәтә идек. Гадәттә, репортажлар алдан языла, хәзер исә урыннан туры эфирга чыгарга мөмкинлек бар, – ди ул.

фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: