Туган як

Нәрсә эшләнсә дә, гел яхшыга булыр

Безнең офис зур түгел, бер бүлмәдә 10 кеше эшлибез. Җитәкчебезне башка урынга күчергәч, аның урынына арабыздан беребезне куярлар, дип өметләнгән идек. Барып чыкмады. Җитәкче итеп Камилә исемле чит кызны билгеләделәр дә куйдылар.

Яшь булганга эш белән танышу өчен байтак вакыт кирәк булды аңа. Әмма бик тырышты. Ә шулай да безнең өстә нәкъ менә Камилә торганга  ачуыбыз килде. Арабызда озак вакыт хезмәт куеп, шактый тәҗрибә туплаучылар да бар, югыйсә. Берәрсенең туганы яки танышы булдымы?
Камилә килеп, эш сыйфаты үзгәрмәде: ничек эшләдек, шулай дәвам итте. Без көннәр буе кәгазь язып утырабыз, ә ул имза куя да, җитәкчегә кертә. Безнең ачуыбыз көннән-көн кабарды гына. Аннан һәрвакыт кыйбатлы хушбуй исе аңкый иде. Көн саен төрле-төрле кыйммәтле киемнәр киеп килде. Әйе, ире, бала-чагасы юк, бар керемен үзенә генә тота шул. Камилә эштә әллә ни кырмаса да, үзен бик югары, дип санады.
– Алга таба болай эшләп булмый. Аңа эшкә төш җиткәндә килеп, ике сәгатьтән китәргә ярый, ә безгә ник ярамый? – дип сүз башлады бер көнне Эльмира.
– Өстеннән шелтә языйкмы әллә? – дим.
– Юк, әйдәгез барыбыз да «больничный» га китәбез. Бер генә атна чыкмасак та, эшнең нәрсә икәнен аңлар. Беребезнең дә алай ял иткәне булмады, – дип елмайды Эльмира.
Ничек уйладык, шулай эшләдек тә. Камилә көн саен шалтыратып, ярты гына сәгатькә булса да эшкә килеп, өйрәтеп китүебезне үтенде. Без, билгеле, каршы килдек. Шуннан соң гына элеккеге җитәкчебез эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды һәм Камиләне эштән азат итте. 
Арабыздан беребезне җитәкче итеп куйсалар, бер-беребезгә үпкәләшмәскә сүз куйдык. Без бит бик дус, килешеп эшлибез, тәҗрибә җитәрлек.
Камилә китеп, берәр атна үтте микән, начальнигыбыз бүлмәбезгә бер егетне ияртеп керде һәм:
– Бу сезнең җитәкче була, – дип таныштырды. Гаҗәпләнүебезнең чиге булмаса да, сиздермәскә тырыштык. Карап карыйк, нинди асыл кош икән монысы. Ачулы караш белән бер-беребезгә карашып алдык.
Тиздән, Камилә бу егет белән чагыштырганда фәрештә булган икән, дигән нәтиҗәгә килдек. Егет кемгә дә булса бәйләнергә сәбәп кенә эзләде. Аңа бернәрсә дә ошамады: төгәл исәп-хисап таләп итте, җиһазларны үзенчә күчереп урнаштырды, ручка-блокнотлар гел саналып торды. Эш вакытында узара сөйләшү тыелды. Начальникка адым саен кереп, үзенең ял итәргә дә онытып, тырышып эшләвен җиткереп торды. Безгә «аңгыралар», дип әйтергә дә оялмады.
– Бу хәлдә эшләп булмый, – дип кызып киттем, ачуым кайнаган чак иде. Эш урынында сөйләшергә ярамагач, ашханәгә барып серләшәбез.
– Камиләне кабул итмәгәнгә, өлешебезгә тигән көмешебез булгандыр инде. Алга таба да болай булса, эшләп булмас, ахры, – дип сөйләштек.
Күпмедер вакыттан соң, ялагай егетебез «өскә үрмәләде», үзен яхшырак урынга күчерделәр. Без тагын җитәкчесез калдык. Атна буе рәхәтләнеп эшләдек. Ә аннары тагын бер җитәкчене билгеләделәр. Ул егеттән усалрагы булмас дигән идек, ялгышканбыз. Йөгертә генә, һаман тизрәк эшләргә куша, заказларны өя генә. Без вакытында тапшыра алмагач, штрафлар сала башлады, җыелышларда бастырып сүгә.
Җитәкчеләрдән уңмагач, барыбыз да утырып сөйләштек тә һәм, тәвәкәлләп, эштән китеп, үз офисыбызны ачтык. Ә нишләп ачмаска ди? Эш тәртибен беләбез, тәҗрибә җитәрлек! Җитәкче итеп, бердәм, Эльмираны сайлап куйдык. Начальник атлаган саен җитәкчеләр алыштырып тормаса, арабыздан беребезне сайласа, һаман аңа бил бөккән булыр идек. Үзебезгә үзебез хуҗа булып, җырлап эшлибез.
Җамал Әюпова.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: