Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һөнәрне яратырга кирәк

Төзүчеләр бистәсендәге сәламәтлек пунктының элекке мөдире Сәйдә Шәфыйковага 80 яшь тулган. Күркәм бәйрәме белән аны хезмәттәшләре дә котлап, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырганнар.

Сәйдә ханым медицинага 40 ел гомерен багышлаган. 12 ел Себердә амбулатория мөдире булып эшләгән. 1976 елда гаиләсе белән Түбән Камага күченеп төпләнгәч, башта поликлиникада отоларинголог Дамир Әхмәтҗанов янында шәфкать туташы буларак хезмәт куйган, ә соңгы 10 елын исә Төзүчеләр бистәсе авыруларын дәвалауга багышлаган. Сәйдә ханым үз һөнәре турында яратып сөйли. 
– Лаеклы ялга чыккач, эшемне бик сагындым, хәзер бераз тынычландым. Кая гына эшләсәм дә, хезмәттәшләрем белән тиз арада уртак тел таптым, чөнки кешеләрне бик яратам. Үзем укытучы булырга теләдем, әмма әни «бу һөнәрдән дә яхшысы юк» дигәч, ризалаштым һәм моның өчен аңа бик рәхмәтлемен, – дип искә ала ул.  
Сәйдә ханымның балалары, оныклары һәм инде торыклары да бар. Күршеләре авырса, киңәшләрен бирә. Аның фикеренчә, медицина хезмәткәре түземле булырга, кешеләрне яратырга, авыруның ышанычын яулый белергә тиеш. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев