Туган як

Ниятләре – изге

Кама Аланының балалар район Думасы «Үзирекле – 2019» конкурсының «Ярдәм итәр өчен туганнар» номинациясендә җиңүгә лаек булган.

Балалар Кама Аланында чишмә төзекләндерү проектын тәкъдим иткәннәр. Алар аны карап торуны үз өсләренә алганнар һәм тирә-юнен ямьләндерү буенча эш башкарырга планлаштыралар. Изге ниятләрен Кама Аланының ветераннар советы да хуплаган. Активистлар проектны федераль дәрәҗәдә дә якларга әзерләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: