Туган як

Түбəн Кама шәһәре

Кичә, бүген, иртәгә

Әниләр һәм бәбиләр өчен

Узган ел балалар хастаханәсенең сабыйлар корпусында капиталь ремонт тәмамланган. Төзекләндерүгә якынча 103 миллион сум акча сарыф ителгән. Шушы көннәрдә Түбән Каманың депутат хатын-кызлары бүлекне үз күзләре белән күреп бәя биргән.

Өч катлы бинада авыручы яңа туган һәм җитлекми туган балалар бүлеге урнашкан. Бүлек белгечләре яңартылган бинага 2018 елның октябрендә күченгән. Хастаханәдә ел саен 800-900 бала дәваланып чыга. 
Депутат хатын-кызлар корпусны беренче каттан тикшерә башлаганнар. Анда кабул итү һәм ата-аналар белән сөйләшү бүлмәләре урнашкан. Икенче каттагы интенсив терапия бүлегендә сабыйларны дәвалау өчен барлык шартлар тудырылган. Янәшәдә – аналар өчен палаталар бар. Алар балалары янына килеп, хәлләрен белешә ала.  Корпусның өченче катындагы палаталарда аналар балалары белән бергә ята. Депутатлар ремонт, тудырылган шартлар, яңа җиһазлар  белән канәгать калган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев