Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нигә яна икән бу... теплица?

11 нче мәктәп территориясендәге корылмада янгын чыккан.

Әлеге хәбәр көндезге сәгать икеләр тирәсендә килеп ирешкән. Бәхеткә аны тиз арада сүндергәннәр. Ул корылма кайчандыр теплица булган: анда яшелчәләр дә үстергәннәр. Әмма күпмедер вакыттан соң ташлаганнар, электр утыннан, судан, җылылыктан аерганнар. Корылма күптән буш тора икән.
Мәктәп хезмәткәрләре әйтүенчә, йозак элеп куюга карамастан, теплица эченә балалар да, олылар да кереп, нидер эзләгән. Бәхеткә, янгын вакытында зыян күрүче булмаган.
11 нче мәктәп укучылары фикеренчә, корылмага балалар ут төрткән. Әмма бу төгәл билгеле түгел. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Тикшерүчеләр янгын сәбәбен ачыклый. Ә менә корылма мәктәп балансында исәптә торганга, аны сүтеп булмый.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев