Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ничек яшисең, ветеран?

Түбән Камада Бөек Ватан сугышында катнашучылар, бу сугыш инвалидлары, сугышта катнашучыларга тиңләштерелгәннәр, фашист концлагерьлары тоткыннары һәм Ленинград блокадасын кичергән кешеләрнең тормыш шартларын тикшерәчәкләр.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов әйтүенчә, бездә торак шартларын яхшыртуга исәптә торучылар инде юк. Ә торак шартларын яхшыртуга килгәндә, әлегә Кызыл Чишмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны санузелын ремонтлап бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Ул мәсьәлә Җиңү бәйрәменә кадәр хәл ителәчәк. Ел дәвамында ветераннарның һәм алда телгә алынган категория кешеләренең сәламәтлекләре турында да кайгыртачаклар. Аларның һәр кайсына социаль паспортлар да әзерләнгән инде. Беренче булып, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар бушлай медицина тикшерүе узачак, аннан инде ел ахырына кадәр тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына да чират җитәчәк.
Түбән Кама ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бу бүләк барлыгы 1194 кешегә тапшырылачак.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X