Туган як

Ни өчен су килмәгән?

4 август киченнән башлап 5 августта төш вакытына кадәр квартирларда су булмавы турында зарланып, редакциягә шалтыратучы түбәнкамалылар булды. Бу хакта «Водоканал»дан белешкәч, чыннан да, су чистарту станциясендәге ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 4 августта төнге сәгать уннан 5 августта иртәнге сәгать алтыга кадәр су бирү чикләнгәнлеге, шул сәбәпләр аркасында, күп кенә...

4 август киченнән башлап 5 августта төш вакытына кадәр квартирларда су булмавы турында зарланып, редакциягә шалтыратучы түбәнкамалылар булды.
Бу хакта «Водоканал»дан белешкәч, чыннан да, су чистарту станциясендәге ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 4 августта төнге сәгать уннан 5 августта иртәнге сәгать алтыга кадәр су бирү чикләнгәнлеге, шул сәбәпләр аркасында, күп кенә йортларга су бирелмәве хакында әйттеләр. 5 августта иртәнге сәгать 10га су бирү тулысынча җайга салынган, дип җавап бирделәр «Водоканал»дан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: