Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Нефтехимик» отряды эзтабарлары түбәнкамалыга туганын табарга булышканнар

«Нефтехимик» отряды эзтабарлары сугыш булган урыннарга барып, казу эшләрен алып баруны вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды. Әмма эш барыбер тынмый.

Эзтабарлар югалган кешеләрне документлар буенча эзли. Отряд командиры Ольга Ланцова хәрби белешмәләрне өйрәнеп, бер түбәнкамалыга абыйсы җирләнгән урынын табарга ярдәм иткән.
Люция Миндубаеваның абыйсы Бөек Ватан сугышына Чита шәһәреннән китеп, һәлак булган. Әмма аның кайда җирләнгәнен гаиләсе белмәгән. Пенсионер хатын хәрби комиссариатларга шалтыратып караган, әмма бу нәтиҗә бирмәгән. Кызылармеец Галимов турында мәгълүматны –хәрби часте кая урнашуын, солдатның кайда һәлак булганын, җирләнгәнен Ольга Ланцова тапкан.

Фото эзтабарлар сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев