Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Наркотиклар – үлемгә юл

Шәһәребездә наркотикларның узган ел һәм быел да еш табылуы борчу тудыра. Түбән Камада бу шакшыны кулланучы һәм сатучы адәмнәр артуы белән бәйлеме бу күренеш? Эчке эшләр идарәсенең наркотикларны законсыз сатуга каршы көрәш бүлеге начальнигы Руслан Комиссаров әйтүенчә, мондый нәтиҗәләр хезмәткәрләрнең эшне уңышлы алып баруын күрсәтә.

2018 елда Түбән Камада 2,5 килограмм наркотик матдәләр табылса, узган ел аларның күләме якынча өч кило тәшкил иткән. Безнең шәһәр өчен бу кечкенә сан түгел.
– 2010-2011 елларда гашиш, марихуана, героин кебек табигый наркотик керсә, хәзер очракларның 90 процентында синтетик матдәләр – спайслар, Альфа-ПВП, мефедрон, метионин һәм башкалар табыла, – дип аңлата Руслан Комиссаров.
Синтетик наркотик Мәскәү, Казан, Яр Чаллы аша кайтартыла. Зур шәһәрләрдә аларны ясау өчен лабораторияләргә кадәр бар. Түбән Камада да эшчәнлек җәеп җибәрүчеләр юк түгел. Мисал өчен, узган ел үз йортында киндер үстереп яткан ирне кулга алганнар иде. Интернет аша махсус орлык кайтартып, шуны чәчеп, ашлама кертеп үстергән. Тотылуга, андыйлар еш кына, «үзем өчен үстердем», «үзем өчен ясадым», дип акланырга тотына.
Бу ел башыннан наркотик сатуның һәм саклауның 35 очрагы ачыкланган. Хокук сакчыларына түбәнкамалылар да ярдәм итә: алар шикле кешеләр, наркотик сакланырга мөмкин булган яшерен урыннар турында хәбәр итәләр. Сүз уңаеннан, элек аны сатып алыр өчен, ниндидер танышлар табарга туры килсә, хәзер, телефоннан шалтыратып яки интернет аша хәбәрләшеп, акчаны түлисең дә, яшерен урыннан барып аласың гына. Сатучы да, сатып алучы да бер-берсен бер тапкыр да күрмәскә мөмкин.
– Интернет челтәре кибет буларак эшли, аның оештыручысы, диспетчеры, яшерүчесе бар. Ел саен мондый сайтларны ябып, «хезмәткәрләр»енә карата җинаять эшләре ачыла. Узган ел, мәсәлән, 18-19 яшьлек дүрт түбәнкамалы шундый кибет «булдырып» сату иттеләр. Суд булды, зур сроклар биреп, төрмәгә озаттылар. Нигездә, мондый эш оештырган өчен 15-20 елга утыртырга, хәтта кайбер очракта гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, – ди Руслан Комиссаров.
Элек наркотиклар кабул итүчеләр һәм сатучылар уртача 30-40 яшьләрдә булса, хәзер, нигездә, бу эшкә 20-30 яшьтәгеләр, хәтта балигъ булмаганнар (алары сирәк) алына. Кызганычка, араларында хатын-кызлар да очрый: гаиләләрен, балаларын онытып, алар доза табар өчен генә яши. Шунысы да бар, күп очракта наркотик сатучылар аны кабул да итәләр. Кайберләре өчен сәүдә итү «доза» алырлык акча эшләү ысулы булып тора. Иң куркынычы – яшьләр арасында наркоманнарның арта баруы.
Нишләргә? Бу афәттән ничек котылырга? Балаларны ничек коткарырга? Руслан Комиссаров әйтүенчә, наркотикларны законсыз сатуга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре атна саен мәктәпләрдә укучылар һәм һөнәри уку йортларында студентлар белән очрашулар уздыра, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясыйлар, баланың наркотик кабул итүнең билгеләрен, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаталар.
– Түбәнкамалылар игътибарлы булсыннар. Алга таба да 02 номерына шалтыратып, ярдәм итеп, шикле бәндәләр, урыннар турында хәбәр итсеннәр, – дип теләген җиткерде Руслан Комиссаров.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X