Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә»

Туган тел ункөнлеге кысаларында шәһәребезнең 66 нчы балалар бакчасында «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрелде.

Татар һәм рус теле тәрбиячесе Фирая Фәләхиева оештырган бу бәйрәмгә тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар чакырылган иде.
Чарада төп катнашучылар рус телендә сөйләшүче балалар булуына карамастан, бәйрәм бик тә матур, мавыктыргыч узды. Алар сорауларга җавап бирделәр, «Куян», «Карак песи» шигырьләрен сәхнәләштерделәр, татар халык уеннарында катнаштылар, биеделәр.
Үзем мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, бик тә шатлыклы, сөенечле хисләр кичердем. Балалар бакчаларында кечкенәдән үк татар теленә, халкына хөрмәт тәрбияләгәндә, безнең милләт югалмаячак дигән өмет яши әле күңелдә.
Римма НУРИӘХМӘТОВА, 19 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X