Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәсьәләнең асылы нәрсәдә?

Россиядә халык санын алу 2020 елның октябрь аена планлаштырылган булса да, ул берничә мәртәбә кичектерелде. Соңгы хәбәрләргә караганда, безне хәзер бу елның сентябрь аенда санаячаклар.

Тарихка күз салсак, халык санын исәпкә алу Алтын Урда дәүләте чорында ук булган. Чөнки армия туплау, салым җыю, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнү өчен кеше санын белү мөһим. Менә шул чордан бирле, төрле вакыт аралыгында, Россия территориясендә исәп-хисап алып барыла. Минемчә, чыннан да, яхшылап уйлап караганда, халык санын исәпкә алу бик мөһим. Кайсы милләт арткан-кимегән, үлүчеләр, туучылар күпме – ил үсеше өчен бары-
сы да кирәк. Хәтта шәхси хуҗалыкта да бар нәрсәне исәптә тотабыз бит: ничә чиләк бәрәңге үстерелгән, каз кайсы елны ничә бәбкә чыгарган һ.б.
Кемдер бу чараны бик кирәкле эш дип санаса, икенчеләре кызыксынмый да, ишетергә дә теләми. Ә кемнәрдер, форсат чыгудан файдаланып, үзен күрсәтергә ашыга. Аеруча «башлы»лары татарлар арасында үзара чөй кагу белән шөгыльләнә башлый. Янәсе, нигә «татар» дип язылырга. Мөмкинлек бирелгән икән, әйдәгез «мишәр» булып яки башкача язылабыз. Менә шундый ирек бирү нәтиҗәсендә, узган халык санын алуда илебездә марсианнар(!), хоббитлар(!) тагын әллә кемнәр яшәгәне ачыкланган.
Бу эш кичектерелгән саен, күңелгә әллә нинди уйлар килә. Сәбәбе - үз газиз халкым өчен кайгыру. Милләтебез һәм аның киләчәге өчен шушындый авыр чорда бердәм булып, берләшеп, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өстендә эшлисе урында, кемнәрдер бүлгәләнүне хуплый, кем «текә»рәк икәнен исбатлау кебек мәгънәсез эш белән шөгыльләнә. Тавышы белән алдыра алмаган җырчылар үзләренең «каймак» булулары белән мактанып, сәхнәдән кычкырып йөриләр. Күбрәк түләсәләр Уфада – башкорт, Казанда татар булудан да тайчанмыйлар. Бер ишләре «Без – ногайлар» дип күкрәк кага. Болай да бит инде, балаларыбыз үз телләрен белми, мәктәпләрдә ана телен укыту сәгатьләре кими. Катнаш никахлар күпме татар баласын «йота». Югары уку йортлары турында сүз дә юк. Телебез күптән аш бүлмәсенә куып кертелде. Ничек кенә татар халкын киметеп күрсәтергә тырышучылар булса да, без яшибез! Әлегә...
Сезнең кайсыгызның да булса удмуртларның, мариларның, русларның сөт өстенә, сепарат сөтенә, каймакка, катыкка бүленгәне хакында ишеткәнегез бармы? Минем юк. Бары тик татар гына шулай, үзенең «аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дигән мәкален оныта. Әйдәгез, газиз кардәшләрем, юк-бар белән баш катырмыйча, бүленмичә, аерылмыйча бербөтен, горур милләт булып калыйк! Үтәр еллар, киләсе халык санын исәпләүдә бәлки күпкә артырбыз. Телебезне өйдә, үзара сөйләшкәндә генә түгел, ә дәүләт дәрәҗәсендә куллана башларбыз.
Татарстан – Россиядә иң күп милләтле төбәкләрнең берсе. 2010 елгы соңгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары хакында интернет челтәреннән укып белүемчә, республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Татарлар иң күп санда (2 миллионнан артык), аннан соң руслар (1,5 миллион кеше), чувашлар (116,2 мең кеше), удмуртлар (23,4 мең кеше), мордвалар (19,1 мең кеше) һ.б. Татарстанда марилар, украиннар һәм башкортлар бераз азрак.
Язмамны башкорт шагыйре Ә.Атнабаевның бер шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Син башкортмы, син татармы,
Анда түгел мәсьәлә.
Башкорттан да, татардан да
Урыс туа – вәт бәла! –
Менә кайда мәсьәлә!

Илһамия Гаффарова

Фото: https://pixabay.com/ru/

Илһамия Гаффарова

Фото: 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев