Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мөслимлеләр кунак булды

Узган атнада Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мөслимем, Мөслимем, син бәллүр бишегем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.

Әлеге кичә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, «Татарстан әлифбасы» проекты кысаларында оештырылды һәм, исеменнән күренгәнчә, мөслимлеләргә багышланды. Чарада шул төбәктән чыккан олы шәхесләр – Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, шагыйрьләр Факил Сафин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм Лилия Садриева катнашты. Кичәнең сценарий авторы Римма Бари кызы Хәсәнова мөхтәрәм кунаклар белән җанлы әңгәмәләр корып, очрашуны бик кызыклы итеп оештырды. Чыгышлар Габидулла Хөрмәтуллин, Рөстәм Мортазин башкаруында җырлар белән үрелеп барды.
Әлеге очрашуга килгәннәре өчен мөслимлеләргә рәхмәт белдереп, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов (үзе дә Мөслим районыннан), Татар Конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина чыгыш ясадылар һәм кунакларга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.
Кичә ахырында Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Кормашева йомгаклау сүзе белән чыкты, эчтәлекле очрашу өчен кунакларга һәм тамашачыларга да рәхмәтен белдерде.
Фотоларда:  Р. Муллин, Л. Садриева, Ф. Сафин.
Фото vk.com/tukai_nk сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев