Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Моңнары белән сәхнәне ямьләндерделәр»

Ул көнне Ташлык мәдәният йортына җыелган тамашачы, Тубән Кама шәһәре һәм авылларыннан килгән иң оста гармунчыларның, берсеннән-берсе дәртле һәм моңлы көйләренә, инде онытылып барган халык, сугыш еллары җырларын башкарган һәвәскәр җырчыларыбызга кушылып жырламыйча калмагандыр.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Иңнәренә гармун асып, сугышларны кичкән татар» дип исемләнгән гармунчылар фестивалендә, инде олы яшьтә булып та, кулларында гармун тибрәтеп, үзләренең моңлы көйләре белән сәхнәләрне ямьләндергән гармунчылар Флүр Гайнемөхәммәтов, Никифор Тукмачев, Наил Миннебаев, Ринат Гайнуллин, Илгизәр Гыйльманов, Әлфис Камалов, Рәйхан Нәфыйков, Васил Сәхәбетдинов, Назыйм Сәлимов, Тәнзилә апа Иркашева белән беррәттән, Ленар Ганиев һәм аның кызы Ләйлә, Нәфис Шәйдуллин, «Сәйлән» төркеме кызлары кебек яшь буынның матур итеп халкыбыз җәүһәрләрен яңгыратуына таң калып, сокланып тыңлады халык.
Җырчыларыбыз Альмира Хуҗина, Миңнур Шәрифуллина, Сәрия Сөләйманова, Надежда Макарованы да ләззәтләнеп тыңладык. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, остаз Флүр Гайнемөхәммәтовның осталык дәресен, балаларны туган телдә тәрбияләү, аның әһәмияте турындагы үтемле сүзләреннән соң, бергәләшеп башкарган «Туган тел» җыры кичәгә нокта куйды.

Фәнүсә Исмәгыйлева, Ташлык мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X