Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мохтаҗларга ярдәм йөзеннән

Түбән Кама муниципаль районының имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Россия диниара эш төркеме составында Сириянең Дәмәшкъ шәһәренә барып кайткан.

Салих хәзрәт хәбәр иткәнчә, шәһәрдә шартлаулардан зыян күргән йортлар күп икән. Күбесендә яшәү мөмкинлеге булмаганга, халык вакытлыча җирле мәктәптә яши. Россия делегациясе вәкилләре Барза районындагы әлеге мәктәптә дә булган. Террорчылар тарафыннан басып алынган бу уку йорты 2017 елда азат ителгән. Кайчандыр анда бер мең бала белем алган.
– Җимерек йортларны, әлеге мәктәптә тилмереп яшәүчеләрне күргәч, күңел тула. Ир кеше булсам да, бик авыр кичердем, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Салих хәзрәт.
Мәктәпне төзекләндерү эшләре башларга планлаштырыла. Ул  – Барза районында бердән-бер урта белем бирү йорты. Шәһәребездән дә ярдәм күрсәтүчеләр булган.  
Моннан кала, эш төркеме үзе белән алып барган бер меңнән артык тартма гуманитар ярдәмне мохтаҗларга тараткан. Сирия халкына ярдәм күрсәтү буенча түгәрәк өстәл дә узган. 
Бу – Түбән Кама имам-мөхтәсибенең эш төркеме составында гуманитар ярдәм белән Сириягә икенче сәфәре. 
– Киләсе сәфәр җәен булыр дип ниятлибез. Мәчеттә Сирия балаларына ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус тартма кую исәбе бар, – диде Салих хәзрәт Ибраһимов. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотолар С.Ибраһимовның шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев