Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Могжизалар кыры»нда булып кайттык

Узган елның соңгы көннәрендә Кызыл Чапчак авылының мәдәният йортында «Могҗизалар кыры» дигән уен-тамаша булды. Ул узып баручы Театр елына багышланган иде.

– Чит җирләргә барып-чыгып, андагы кешеләрнең яшәеше белән танышасың килсә, шул авылның театрын барып күр дип өйрәтә иде әби-бабайлар. Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш, театр ул – искиткеч могҗиза. Сәхнәдә кечкенә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр, – дип башлады сүзен мәдәният йорты директоры Нәзилә Таипова. Чыннан да, Кызыл Чапчак авылы халкы театрны ярата. Аның үз театры, режиссеры Галия Хатипова эшен бик тырышып башкара. Бу көнне дә зал шыгрым булды.
«Могҗизалар кыры»ның үз «Якубович»ы да бар – бу рольне Айзат Шәйхетдинов башкарды. Ул беренче тур уенчыларын барабан янына сәхнәгә чакырды. Олы Аты авылыннан килгән Лидия һәм Константин Юмаевлар, Галина Емельянова керәшен киеменнән сәхнәгә чыктылар. Бирелгән сорау җиңелләрдән түгел иде. Барабан әйләнгән арада, нәкъ телевизион тапшыруындагыча күчтәнәчләр – яшелчә салатлары, чиккән картиналар, бал, сөлгеләр чыгарылды. Кунаклар такмаклы бию белән дә тамашачы күңелен күрделәр.
Икенче турга Каенлыдан Әхмәтсәгыйрь Гарипов, Кызыл Чапчак авылыннан Гүзәл Һидиятуллина, Тобадан Чулпан Илһамова чыктылар. Сорауга җавапны Әхмәтсәгыйрь тиз бирде. Бу уенчылар да бүләкләр белән килделәр.
Өченче турда Үчкә авылыннан Гүзәл Маликова, Зәй районының Аксар авылыннан Булат Хисамов, Каенлыдан Ләйсия Әхмәтова катнаштылар. Барлык уенчылар кичне мәзәкләр, җырлар, биюләр белән бизәделәр. Алып баручы «Якубович» та тамашачылар өчен җырларын башкарды. Супер-уенда Әхмәтсәгыйрь Гарипов җиңде.
Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Тамашачылар исә уенчыларының күчтәнәчләреннән авыз иттеләр. «Могҗизалар кыры»н оештырырга ярдәм иткән депутат Дамир Борһанов исә барыбызга да матур теләкләрен җиткерде.
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев