Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Могҗизалы дөньяга кергәндәй буласың»

Белгәнебезчә, театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан, РФ Президенты Указы белән 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде.

Театрның иң яхшы традицияләрен һәм казанышларын саклау,  шәһәр халкы өчен театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтү, театр эшен оештыруны камилләштерү һәм театр белеме алу мәсьәләләренә игътибар юнәлтү кебек сораулар төп бурычлардан санала.
Халыкка дәрсе 
             гыйбрәттер театр, 
Күңелдә йоклаган 
                       дәртне уятыр. 
Театр яктылыкка − нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр. 
Күрерсең анда 
                   үз хәлең, көләрсең,
Көләрлек булса, 
                     булмаса, еларсың.

Әйе, Г.Тукайның 1907 елда иҗат ителгән «Театр» исемле шигыре белән берсүзсез килешмичә булмый, чөнки чыннан да театр кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф гадәтенә мәхәббәт уята, төрле милләтләрне дуслаштыра, берләштерә.
Театр – үзе бер тылсымлы, әкияти дөнья; һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, хәтта могҗизалар бар анда. Һәрбер спектакль – бер тормыш, шатлыклары, кайгылары белән. Һәрбер роль – бер гомер. Пәрдә ачыла... һәм, яңа тормыш башланып киткәндәй, тамашачы бу сихерле дөньяга баш-аягы белән кереп чума. Сәхнәдә роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне башкарабыз бит... 
Театр елында Түбән Кама китапханәләрендә төрледән-төрле чаралар үтүе көтелә: әңгәмәләр, театр сәгатьләре, өстәл, бияләй, бармак, күләгә һәм курчак театрлары буенча мастер-класслар, интеллектуаль һәм иҗади уеннар, викториналар, квестлар, әкиятләрне сәхнәләштерү, театр һәм актерлар турында шигырь уку конкурслары, виртуаль сәяхәт, гадәти булмаган концертлар, театр-экспромт, арт-проектлар, флешмоб һ. б.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Театр − тылсымлы учак» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Биредә әлеге сәнгать төрен чагылдырган, аның тарихын, талантлы драматургларыбызның, актерларыбызның тормыш юлы, иҗатын яктырткан китаплар, «Сәхнә», «Идел», «Безнең мирас» журналлары урын алды. Театр тарихы белән бәйле вакыйгалар, талантлы шәхесләребезнең язмышы, эшчәнлеге белән тулырак танышырга теләүчеләрне китапханәбездә көтеп калабыз. Ә инде лаеклы ялга чыккан, ләкин өйдә утырырга яратмаган актив өлкән буын вәкилләре өчен  айның һәр икенче һәм дүртенче чәршәмбесендә үткәрелә торган «Яшьлегем чишмәләре» клубында да К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек куярга әзерлек бара.
Шулай ук Театр елы кысаларында үзәк китапханәбездә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры;. яшь тамашачы һәм Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистларын; Гөлсинә Галимуллина, Фарсель Зыятдинов, Клара Булатова, Камил Кәримов, Айгөл Әхмәтгалиева, Данил Салихов кебек күренекле язучыларны чакырып гаҗәеп матур кичәләр уздыру планлаштырылды. Барыгызны да китапханәбездә көтеп калабыз.
Яңалыкларны исә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең үзендә (Тукай ур., 31) яисә «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемдә (vk.com/tukai_nk) күзәтеп барырга мөмкин.
Наилә ВӘЛИЕВА, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре.
Фотода: мәкалә авторы.
Илья Шалафаев фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев