Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мөмкинлектән файдаланыгыз

Простида «Сәламәт авыл» акциясе узды. Түбән Кама медицина профилактикасы үзәге һәм сәламәтлек саклау идарәсе авыл халкы өчен медицина тикшерүе оештырды.

Авыл кешеләре кардиолог Зөлфирә Бигашевага һәм онколог Александр Андреевка күренде. Онколог тикшергән 39 кешенең 4се тире белән бәйле зарарсыз шешләр, тагын икесе гикомастия һәм липома белән исәптә тора, 32 хатын-кызда сөт бизендә тулган шеш ачыкланган. 46 кеше кардиологка мөрәҗәгать иткән: аларның йөрәкләрен тикшергәннәр һәм дәвалау курсы билгеләгәннәр. Тагын 39ында кан басымы югары икән. Прости авылы халкы табибларга рәхмәтләрен җиткерде.
«Һәр акциядә йөрәкләре авыру яки онколог консультациясенә мохтаҗ булган кешеләр була, әмма өлкән яшьтә булганлыктан, алар хастаханәгә бара алмый. Шуңа күрә без авылларга барганда, мөмкинлектән файдаланырга чакырам», – дип җиткерде теләген Зөлфирә Бигашева.
«Сәламәт авыл» акциясе алты авылда узды. Март ахырында табиблар Ширәмәткә барырга ниятлиләр, анда кардиолог, окулист һәм ЛОР табибы барыр дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев