Туган як

Әһәмиятле объектта

«Татарстан Республикасының атказанган химигы» – әлеге мактаулы исемгә «ТАНЕКО» АҖ нефть эшкәртү заводының сәнәгать агынты суларын чистарту, су белән тәэмин итү һәм канализация цехының технологик җайланмалар операторы Фәрит Яруллин лаек булды. Аңа бу бүләк нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә утыз елга якын намуслы хезмәте өчен бирелде.

Фәрит өчен әти-әнисе тормышта һәм һөнәри яктан үрнәк булдылар. Әтисе Тәлгать Хәли улы башта Казан «Оргсинтез»ында, соңрак «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә өлкән аппаратчы булып эшли. Әнисе Флюра Зәки кызы да озак еллар «НКНХ» лабораториясендә хезмәт куйган. Әлеге эшнең никадәр җаваплы, кызыклы һәм кирәкле булуы Фәриткә мәктәп эскәмиясеннән үк яхшы таныш.
Нефтехимик, нефть эшкәртүче... Түбән Камада бу һөнәрләр горур яңгырый, ышанычлы эшкә урнашу һәм лаеклы хезмәт хакы гарантиясе булып тора. Техникумда укуын тәмамлап, армиядә хезмәт иткәннән соң, Фәрит әти-әнисе өчен икенче йорт булган предприятиегә килә. Биредә ул һөнәри яктан формалаша һәм, әлбәттә, алга таба үсү мөкинлеге турында да уйлана.
Ф. Яруллин «Татнефть» компаниясенең яңа комплексына 2010 елда килә. Сәнәгать агынты суларын, су белән тәэмин итү һәм канализацияләрне чистарту цехында эшли башлый. Заводның гомуми эшчәнлегендә бу участок җитештерү ягыннан гына түгел, экологик яктан да зур әһәмияткә ия. Фәрит Тәлгать улы «ТАНЕКО» предприятиесендә әлеге чистарту корылмаларының Россиядә иң заманча булуы турында зур горурлык хисе белән сөйли. Бүгенге көндә агынты суларны чистартуның нәтиҗәлелеге кайбер күрсәткечләр буенча 99,9 процент тәшкил итә.
– Төгәл нәтиҗәләрне лабораториядә белергә мөмкин, – ди әңгәмәдәшем, – әмма чистартылган суның ни дәрәҗәдә үзгәрүе болай да күренеп тора.
Заводта җитештерелә торган ягулык турында да ул шундый ук горурлык белән сөйли. Белмәгән кеше генә: «су чистартуның бензин яки дизель ягулыгы җитештерү белән бернинди бәйлелеге юк» дип әйтер иде. Чынлыкта, зур завод бердәм организм шикелле эшли.
Бөек полководец Суворов: «Һәр сугышчы үз маневрын белеп ясарга тиеш», – дип раслый торган булган. «ТАНЕКО» предприятиесе кебек катлаулы, югары технологияле производствода теләсә кайсы эшче гади башкаручы гына була алмый дип саный Фәрит Тәлгать улы. Монда һәркем бераз стратег та булырга,  җитештерүне төгәл күзалларга да тиеш. Монда «Һәр кеше үзе өчен» дигән принцип белән бернәрсә дә барып чыкмаячак, бердәм команда булганда гына нәтиҗәле эшләп була. Шуңа күрә Ф. Яруллин үз хезмәттәшләренең һөнәри осталыгын, ышанычлылыгын, җаваплылыгын шулай югары бәяли дә инде. Үз эшенең чын осталары булган оператор Александр Битунов, машинист Вячеслав Аркадиев, Надежда Николаева, Альберт Якупов, Елена Дыранова, Фәнзилә Әдиева, операторлар Илназ Исмәгыйлев, Игорь Гусев, Вячеслав Зурбашев, аппаратчылар Булат Әхмәтҗанов, Эдуард Вәлиев турында зур хөрмәт белән сөйли ул.
Турыдан-туры җитәкчесе – смена начальнигы Нияз Муллагалиев аның үзенә дә югары бәя бирә:  
– Без ун елга якын бергә эшлибез, – ди Нияз Шәйхенур улы. – Бу елларда мин Фәриткә таянырга булуына, аңа йөкләнгән барлык эшнең вакытында һәм намус белән башкарылачагына нык ышандым. Бүләк үзенең лаеклы героен тапты дип уйлыйм. Бу – аның хезмәт сөючәнлеген һәм эшне белеп башкаруын тану. 
Фәрит – күпкырлы һәм кызыклы шәхес. 
Ул бик таләпчән һәм шул ук вакытта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Яшьләр белән күп эшли, алар өчен тәҗрибәсен дә, тәкъдимнәрен дә кызганмый.
Шулай ук Фәрит Тәлгать улы шат күңелле, яхшы кеше һәм гаиләдә тугрылыклы ир, кайгыртучан ата булып кала. Ул үзенең ышанычлы тылы – тормыш иптәше Ирина, балалары Радима һәм Регина турында горурланып сөйли.
Елена ТОКАРЕВА.
Р. Кутушев фотосы.            

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: