Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мирзанур Шәймурзинның яңа китабы дөнья күрде

Әгәр кеше дөньяга шигъри күз белән карый белә икән, димәк, җиребезгә игелек, шәфкать, иман, матурлык өстәлә. Язган шигырьләреңнең җылысы белән үзең дә җылынып яшәү һәм башкаларны җылыта белү, үзе үк бер талант. Каләмдәшебез Мирзанур Шәймурзинга шушы сыйфатлар хас.

Җырларда җырланган Сөн белән Агыйдел елгасы кавышкан урында, Башкортстанның Илеш районы, Юлдаш авылында дөньяга килә ул. Кечкенәдән китапка, әдәбиятка гашыйк Мирзанур бигрәк тә якташы Роберт Миңнуллинның шигырьләрен яратып укый.
2016 елда аның, күбрәк багышлаулардан торган, «Саумысыз аккошлар» исемле китабы басылып чыга. Шул елда ул «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә аяк баса. Һәм менә, өлкән шагыйрьләребезнең киңәш ярдәмнәре белән шигъриятнең асылына ныграк төшенеп, соңгы елларда язган шигырьләрен туплап, «Гомер агышлары» дип аталган китабын, әдәбият сөючеләр игътибарына тәкъдим итте.
Мирзанур Шәймурзинның әлеге китабында кабатланмас балачак, туган җир, авыл язмышы, сугыш-тынычлык, сөю-ярату хисләре, кешеләрдә елмаю тудыра торган җиңелчә юмор белән сугарылган шигырьләре тупланган. Нинди генә темага язса да аннан гадилек, эчкерсезлек аңкып тора, аның шигырьләрен укып бик күпләр үзенә рухи һәм иҗади азык табар дип ышанасы килә.
Әле күптән түгел генә тынгысыз җанлы каләмдәшебез үзенең алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иҗатта гына түгел, «Кама таңнары» әдәби берләшмә тормышында да янып йөргән Мирзанур Шәймурзин «Корабельная роща» тернәкләндерү үзәгендә, айга ике тапкыр, ял итүчеләр һәм каләмдәшләре белән очрашулар үткәрә, «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенең дә көтеп алынган кунагы ул. Кыскасы, шәһәребездә үтә торган милли-мәдәни чараларда актив катнаша, янып яши, иҗат итә. Каләмдәшебезне юбилее һәм яңа китабы белән ихлас котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.

фото «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе архивыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев