Туган як

“Минем тарих – минем Татарстан” Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре билгеле.

Җиңүчеләр арасында – Түбән Каманың 24 нче лицей-интернатында белем алучы Илнар Идиятов.

8 нчы сыйныфта белем алучы үсмер “Туган җир” номинациясендә “Мин биредә үстем – бу як миңа кадерле” дигән эш белән беренче урынга лаек булган. Илнар үзе яздырган видеоролигында  Түбән Каманың предприятиеләре һәм мәдәни үзәкләре төзелеше турында сөйләгән. Җиңгән өчен аңа ноутбук сатып алыр өчен сертификат тапшырганнар.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: