Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Милләтләрне бүлгәләү кирәкме?

Бу елның октябрь аенда Бөтенроссия халык санын алу уздырылачак. Дөньякүләм кабул ителгән нормалар буенча һәр 10 ел саен халык исәбен алалар һәм бу Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә шулай. Һәр дәүләт вакыт-вакыт үз халкын исәпкә алып, аның тормыш-көнкүреш рәвеше белән кызыксына.

Татарстан Республикасында да бу зур әһәмияткә ия булган вакыйгага әзерлек эшләре башланды. Әлеге халык санын алуның үзенчәлеге шунда, анда беренче тапкыр санлы технологияләр кулланылачак. Соңгы елларда статистика мәгълүматларына караганда руслар, татарлар һәм украиннар кими бара икән, ә Кавказ халыклары арта. Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре игълан ителгәч, күрербез инде, кайсы милләт аягында нык басып тора, кайсысы кимегәннән кими. Нәтиҗәләр билгеле булганчы ук, аның йомгаклары татарлар файдасына булмас, дигән шигем бар. Чөнки җан исәбен алырга алты айдан артык вакыт булса да, инде хәзердән үк татарлар кем, кайсы милләт вәкиле булып язылачагын бүлә башладылар. Әле мин катнаш гаиләләр турында сүз башларга да куркам. Үлчәү кайсы якка авышыр? Татар булган гаилә башлыгының сүзе үтәрме, әллә киресенчәме... Наданлыгым беләнме, русларның, чувашларның шулай үзара бүлгәләнгәнлеген ишеткәнем дә, укыганым да юк. Бәлки сезнең кайсыгыз да булса Новгород руслары, Волгоград руслары, Мәскәү руслары дигәнне ишеткәнегез бардыр. Ә бездә бар... Себер татары дисеңме, Сергач мишәреме, Чүпрәленекеме – санап бетерерлек түгел.
Ирексездән, теге малайларына васыять язып калдырган бабай сүзләре искә төшә. Ул бит, малайларының кулларына себерке тоттырып: «Тату булыгыз, бердәм булсагыз сезне сындыра алмаслар» – дип әйтеп калдыра. Кызганыч, татарлар «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дигән халык мәкален онытып, үзара бүлгәләнүне дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев