Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Милләтебезгә хезмәттә

Бөтендөнья татар конгрессының шәһәр советы депутаты Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге Түбән Кама бүлеге үзенең еллык эшенә йомгак ясады, киләсе 2016 елга уй-ниятләрен барлады. Аның рәсми өлешендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина катнашып, конгресстагылар эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бүлеккә башкаручы директор булып Вәсилә Исмәгыйлева билгеләнгәннән соң, татар халкының борынгыдан...

Бөтендөнья татар конгрессының шәһәр советы депутаты Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге Түбән Кама бүлеге үзенең еллык эшенә йомгак ясады, киләсе 2016 елга уй-ниятләрен барлады. Аның рәсми өлешендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина катнашып, конгресстагылар эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бүлеккә башкаручы директор булып Вәсилә Исмәгыйлева билгеләнгәннән соң, татар халкының борынгыдан сакланып килгән гореф-гадәтләрен, уен-җырларын, кул эше үрнәкләрен яңартуга һ.б. аеруча зур игътибар бирелә башлавын аерып билгеләп үтте ул.
Чыннан да, ул яктан алганда, конгрессның җирле бүлеге бәйрәм яратучы тамашачылар белән бергәләп, бу 2015 елны җырлап-биеп кенә уздырды дип әйтергә була. Мисалга, «Гармуным - гомерем юлдашы», «Халкыбыз хәзинәсе», «Сүзлек чүлмәге», «Кичке уеннар», «Көйле-моңлы татар җыры» һ.б. чараларны китереп үтү дә җитә. Киләсе елда әле андый чаралар татар яшьләре һәм өлкәннәр өчен тагын да күбрәк оештырылачак.
«Варис» ресторанында Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук, сәләтле җырчы егетләр, кызлар чыгышлары белән үрелеп барган бу очрашуда муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән багланыш һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альберт Дирзизов, Түбән Кама аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк ага Шиһапов, аның урынбасары Мәснәви Һадиуллин, шәһәр советы депутаты, милләтнең ныклы терәге булган эшмәкәр Рафис Мостафин, «Ак калфак» кызлары һ.б. катнашканын әйтү дә урынлы булыр.
Һәрвакыттагыча, Рөстәм Ганиев очрашудагыларның һәркайсысына җылы сүз табып кына калмады, конгресс эшен җанландыруга үзеннән лаеклы өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары да тапшырды һәм, «киләсе елда да бер-беребезгә терәк булып, милләтебезне алга җибәрү өчен бергәләп эшләргә язсын», дигән фикер белдерде.
Борынгыдан килгән җырлы-биюле уеннар, кул эшләре һ.б. аша халкыбызның рухи мирасын яңартуга аерым бер урын бирелүе бик тә шатлыклы, әлбәттә. Шуның белән беррәттән, татар телле түбәнкамалыларда милли горурлык хисләре уятып, аларның үз туган телебездә аралашуларына ирешү - бүгенге көндә һәммәбезнең уртак бурычы. Бары тик шул чагында гына балаларыбыз һәм оныкларыбыз да үзебезгә лаеклы дәвамчылар булыр, бары тик шул чакта гына «телсез татар»лы киләчәк көтмәс безнең халыкны.
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев