Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Халыклар дуслыгы йортында экскурсияләр дәвам итә.

Анда атнага өч тапкыр 7нче сыйныф укучыларын каршы алалар. Халыклар дуслыгы йортында хәзерге вакытта милли-мәдәни җәмгыятьләр саны 14кә җитте, шуларның 12се бизәп куйган бүлмәләргә ия. Узган елгы экскурсияләрне йомгаклап, декабрь азагында «Ихлас» тернәкләндерү үзәгеннән егерме баладан торган төркем килгән. Мәгълүмат тыңлаганнан соң, кызлар милли экспонатлар янында фотога төшкәннәр, үзбәк баш киемнәрен киеп караганнар, чуваш күлмәкләренең чигелешенә сокланганнар. Рус җәмгыяте кабинетына кергәч, кул эшләре белән шөгыльләнү вакыты булганга, эш барышын күзәтә алганнар, соңыннан үзләренә татлы күчтәнәчләр дә биргәннәр әле. 

Яңа туган нәниләргә исем сайлаганда элеккеләрен дә онытмыйлар. Быел Казанда беренче булып 6 нарасый аваз салган. Җырчылар Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар кызларына Мәдинә, Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар улларына Минтимер исемен сайлаганнар. Түбән Камада 1-8 гыйнварда 58 сабыйның дөньяга килүе мәгълүм. Беренче булып туган кызчыкны әти-әнисе Есения дип атаган, ул гарәп теленнән «ясмин чәчәге» дип тәрҗемә ителә икән. Узган айда туганнарга  Ясминә, Сафия, Әминә, Рамазан, Аяз дип кушучылар булган. Соңгы вакытта татар гаиләләрендә Гадел, Таһир, Сәлим, Азамат исемнәренә игътибар артты. Безнең шәһәр балалар бакчаларында Камил, Динар, Самир, Раяз, Ралина исемнәре еш ишетелә.
      
Булачак шәфкать туташлары театр конкурсында катнашырга телиләр. Февраль ахырында Норлатта «Театр яктылыкка илтә» дигән республика күләмендәге бәйге үтәчәк. Шартлар турында мәгълүматны Түбән Кама медицина көллияте дә алды. Театр түгәрәгендә шөгыльләнүче 3 нче курс студентлары «Әдәби композиция» номинациясендә чыгыш ясарга булганнар. Милләтебезнең танылган драматурглары Галиәскәр Камал, Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр репетицияләүгә керешкәннәр инде. Сәхнә киемнәрен табуда үзләренең туган авыл клубларына да чыгарга уйлыйлар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев