Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Изге Болгар җыенына әзерлек эшләре дәвам итә.

Рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә 1129 ел тулу уңаеннан, 21 июльдә мөселманнар Спас районында җыелачак. Быел да тарихи Болгар җирендә илебез төбәкләреннән, Урта Азия республикаларыннан, ерак чит илләрдән күп санлы кунаклар көтелә. Ислам академиясе бинасында дин эшлеклеләре дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачак. Түбәнкамалылар дүрт автобуста барырга планлаштыралар. Инде хәзер үк 160ка якын катнашучы барасы билгеле. Табын җәяргә һәм кайнар ризык әзерләргә урын алу өчен волонтерлар бер көн алдан юлга чыгачаклар. Үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов транспорт белән тәэмин итү һәм башка оештыру эшләрендә ярдәм итеп торулары өчен Әгътәс Нургата улы Галиәхмәтов, Зирәк Гыйләҗ улы Шиһапов һәм Рөстәм Мәҗит улы Ганиев кебек иганәчеләргә зур рәхмәтле.     

* * *  

Сорауларга тапкыр җавап бирүчеләр татлы күчтәнәч алды. Тукай паркында «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубының 11 июль очрашуын Бөтендөнья шоколад көненә багышладылар. Әлеге көнне беренче тапкыр 1995 елда французлар билгеләп үткән. Шоколадның башта кайнар эчемлек буларак кулланылуы билгеле. Мексика территориясендә яшәгән борынгы индеецлар аны агачта үсүче какао бөртекләреннән әзерләгән. Европага XVI гасырда килеп җитә, ә каты шоколадны XIX гасырда чыгара башлыйлар. Бу тәм-томны чамасын белеп ашаганда, кәеф күтәрелә, йөрәк эшчәнлегенә дә файдалы икән. Әлеге мәгълүматлар  «Шикәрем син, балым син» дигән темага очрашуда китерелде. Шикәр комы кушып төрле кайнатмалар ясау рецептлары турында да сөйләшми калмадылар. Шоколад тарихы һәм башка татлы ризык әзерләү темасына шигырь, җыр искә төшерүчеләр, табышмакларга дөрес җавап бирүчеләр татлы бүләк алды.    

* * *  

Гаилә һәм тугрылык көнендә туган-үскән якларга – ата-баба нигезенә кайту күркәм гадәткә әверелеп бара. Кукмара якларына сәяхәт кылган бер татар гаиләсе әлеге сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Алар иң әүвәл нәсел башының нигезе булган авыл урынында тукталганнар. Анда беркем яшәмәсә дә, зират ташландык хәлдә түгел икән. Өлкән буын әби-бабайлар рухына дога кылганнар, чардуганнарны тәртипкә китергәннәр, гасырлар буе челтерәп агучы чишмәгә төшеп, салкын суын татып караганнар. Ә оныкларына Кукмара шәһәрендәге яңартылган күпер бик ошаган. Үзәк урамдагы тарихи биналарны да барып караганнар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: