Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Телләр белү әһәмиятен һәм авыллар тарихын тирәнтен өйрәнәләр.

Түбән Кама химия-технология институтында унҗиденче тапкыр С.Молодцов исемендәге республика конференциясе үтте. 297 эшкә жюри 23 секциягә бүленеп бәя бирде. Химия, математика, биология фәннәре кебек үк, «Татар филологиясе» юнәлешендә дә ел саен җитди темалар тәкъдим ителә. Диана Крещенова (35 нче лицей, 10 нчы сыйныф) «Телләр белгән – илләр гизгән» дигән хезмәтендә татар телендә сөйләшүчеләрнең башкортча һәм төрекчәне җиңел аңлауларын исбатлый. 2нче урынны алган Алия Галиуллина (7 нче мәктәп, 6 нчы сыйныф) «А.Алиш әкиятләрендә әхлакый тәрбия» темасын күтәрә. Ясминә Хәйруллина (22нче гимназия, 6 нчы сыйныф) «Балалар шигырьләрендә омонимнар» ны чагыштырып, беренче урынга лаек табылды. 
 
Бездә шигырьләренең сирәк басмаларын күреп гаҗәпләнделәр. Фатих Кәримнең 110 еллыгы уңаеннан, 27нче мәктәп чакыруы буенча килгән кунаклар 15 февральдә Кол Гали исемендәге китапханәдә булдылар. Ләйлә Кәримова китаплар күргәзмәсендә әтисенең 1954 елгы өч томлыгын һәм 1957 елгы сайланма әсәрләрен күреп, бу басмаларның саклануына нык куанды. Фондка шагыйрьнең 100 еллыгына аның кесә блокноты рәвешендә нәшер ителгән «Соңгы дәфтәр»ен бүләк итте. Факсимиль басма бары 2 мең данәдә генә чыккан икән һәм сатуда булмаган. «Кама таңнары»ннан сәламләү барышында, Гөлчирә Ибәтуллинаның сугыш темасына аваздаш юлларын башкорт кунаклары язып ук алдылар һәм Бишбүләк районының Ает мәктәбе укучыларына җиткерәчәкләрен әйттеләр.
     
Истанбулда популяр җырчы Барыш Манчоны искә алалар. Тууына –76, ә вафатына 20 ел тулуга чаралар күп каралган. Ул төрек рок музыкасына нигез салучылардан санала. 1993 елда Казанда Салават белән чыгыш ясаган иде. Әлмәтттә, Чаллыда концертлар бирде, ансамбле белән безнең Халык иҗаты йорты сәхнәсен гөрләтте. Иҗади эшчәнлеге телевидениегә дә бәйле булганга, аны «Нефтехим»ның ике телдә программалар әзерләве нык кызыксындыра. Интервью барышында сорауларны татарча бирүне сорый, гаммәви мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе М.Галимуллин тәрҗемә итүендә, микрофонга җавапларын француз телендә җиткерә. Ул Казан тарихы, милли ашлар турында тапшырулар төшерде, Түбән Кама мәчетен дә яктыртты. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X