Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Студентлар Кырым сәламәтләндерү лагерьларында тәҗрибә туплый.

Сентябрь башында Түбән Камадан утыз студент Евпаториягә практика үтәргә җибәрелде. Бу очраклы түгел, соңгы елларда республика көллиятләренең вожатыйлары бездә әзерлек узалар. Түбән Кама педагогика көллияте  каршында эшләп килүче «Әйдәманнар мәктәбе»ндә студентлар балалар ялын оештыру нечкәлекләренә өйрәнә. Кырымга югары курсларда укучы төрле милләт студентлары ике җитәкче белән киттеләр. Эш күнекмәләрен алу 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сәламәтләндерү чараларыннан кала, балаларга кызыклы ял программасы тәкъдим ителергә тиеш. Кырым татарлары мәдәнияте белән танышу максатыннан, төрле тарихи урыннарга экскурсияләр дә каралган.     

Балалар өчен биш татар театры төркеме ачып җибәргәннәр. И.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның милли мәдәният бүлегенә театр түгәрәге алып бару өчен яшь белгеч кабул ителде. Читтән түгел, үзебезнеке, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте дипломы белән кайткан Айгөл Кыямова кайчандыр бик теләп шушында шөгыльләнгән булган. Дәресләре уку елы башыннан ук бара, яңа гына оешкан түгәрәккә 75 бала язылып өлгергән инде. Сәхнә серләренә төшендерергә уңайлы булсын өчен, яшь белгеч аларны биш төркемгә бүлгән. Гомумән алганда, милли мәдәният бүлегендә быел төркемнәр саны илледән артып киткән, һәм аларда 600 гә якын бала төрле юнәлешләр буенча иҗат итә алачак.    

Абдулла Алиш әкиятләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә укырга була. 15 сентябрьдә батыр йөрәкле татар шагыйренең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәбез. Спас районы Көек авылында дөньяга килгән Габдулла Габделбари улы 35 яшендә җәлилчеләр белән бергә фашист төрмәсендә җәзалана. Гомере кыска булса да, Абдулла Алиш исеме әдәбият дөньясында танылып өлгерә. Бүген аның «Сертотмас үрдәк», «Бал корты», «Чукмар белән Тукмар» әкиятләрен балалар кече яшьтән үк белеп үсә. Түбән Каманың «Апуш» китапханәсендә шагыйрьнең барлык әсәрләре тупланган. Нәни укучылар әкиятләре буенча рәсем ясый алалар, мультфильмнар карап була. Татар, рус, инглиз телләрендәге «Әкиятләр илендә» җыентыгының дисклары да тәрҗемә белән чыккан. Балалар бакчаларында да бик күп чаралар үтә, чәршәмбе көнне, мәсәлән, 11нче бакчада милли китапханә хезмәткәрләре кунак булды. Очрашуны шагыйрьнең иҗат юлы белән таныштыруга һәм «Нечкәбил» әкиятен сәнгатьле укуга багышладылар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев