Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Бөтендөнья татар конгрессы иң кыска дәвамлы съезд утырышы үткәрде.

VII чираттан тыш съездның көн тәртибенә бары Уставка үзгәреш кертү соравы гына  куелган иде. Эш шунда ки, 2017нче ел съезды кабул иткәнендә төгәлсезлекләр табылганга, РФ Юстиция министрлыгы аша рәсмиләштерү үтә алмаган икән. Россиянең 60 регионныннан һәм 25 чит илдән килгән 200 дән артык делегат 20нче июль пленар утырышында үзгәртүләрне раслап тавыш бирде. Милли шура рәислегенә  Васил Шәйхразиевны сайладылар, ә аның беренче урынбасары итеп БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров билгеләнде. Рәсми өлеше бер сәгатьтән аз гына артык вакытны алды. Мәдәни чараларга килгәндә исә, Түбән Камадан делегат булып катнашкан Ганиев Р. М. Арча районындагы Г.Тукай әдәби-мемориаль комплексына баруны бик ошаткан. Татар конгрессы бүлеге рәисе фикеренчә, җәй айларында безнең яшьләр өчен дә Яңа Кырлайга автобус экскурсияләре оештыру бик файдалы булыр иде.     

* * *  

Арча очрашуына безнең «Ак калфак» оешмасы да чакыру алды. 25-27 июль көннәрендә татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы күчмә утырыш үткәрә. Урыны өчен әлеге район сайлану чараның төп темасы белән бәйле: «Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган  йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы». 150 вәкил чакырылган, ә кунаклар безнең республикадан гына түгел, башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән дә бар. Чара Арча шәһәрендә башланып китте. Программа кысаларында Кушлавыч, Яңа Кырлай, Урта Курса, Яңа Кишет, Ташкичү авыллары көнкүреше белән танышу каралган. Бездән 4 кешелек делегация катнаша. «Ак калфак»лыларыбыз мәдәният, мәгариф, медицина, сәүдә өлкәсе белгечләре булганга, тема белән төрле яктан кызыксыналар. Шушы җирлектән чыккан язучыларның балачак шартлары, нинди йолалар саклануы белән бергә кул эшләре үзенчәлеге, хәтта җәйге чорда әзерләнүче дару үләннәре турында да мәгълүмат алырга тырышалар. Делегатлар киеп килгән калфакларның төрлелегенә, затлы бизәлешенә игътибар иткәннәр. Кайткач, тәэсирләре белән уртаклашуны җирле «Ак калфак» утырышыннан башларга уйлыйлар.    
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X