Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Көллиятләр арасында «Татар кызы-2018» бәйгесе бездә оештырыла.

Сайлап алу туры ай башында Түбән Кама педагогика көллиятендә үтте. Шарт буенча, катнашырга теләк белдерүчеләр «Без-татарлар! Шушы исем белән җирдә яшәү  – үзе бер бәхет!» дигән темага презентация җибәрергә тиеш иде. Жюри урта һөнәри уку йортыннан килгән 37 видеоязманы карап чыкканнан соң, алдагы турга 10 студент кыз үтә алды. Алар арасында безнең политехника көллиятеннән Йолдыз Шәяхмәтова да бар. Республика бәйгесенең йомгаклау чарасы 23 ноябрьгә билгеләнгән. Хәзерге вакытта педагогика көллияте оештыру мәшәкатьләре белән мәшгуль, узган ел жиңүчесе Ләйсән Әхмәтҗанова (4 курс) конкурстан тыш чыгыш ясарга әзерләнә. 

Тормышчан әсәрләр зур кызыксыну уята икән. Красный Ключ бистәсенең «Мирас» китапханәсендә яңа татар басмаларын көтеп алалар. Соңгы яңалык: Г.Галләмованың «Түз, йөрәк» повесте. 90 еллардан соңгы үзгәрешләргә бәйле кеше язмышларына нигезләнгән әсәр үз укучысын тиз тапкан. Иң күп укылучылар рәтендә А.Хәсәновның «Бүре баласы Чатан», Ф.Имамовның «Эт тырнагы», А.Хәмзинның «Бармагыңнан үбәр идем» китаплары да атала. Авыл мохитен, бүгенге тормышны яктырткан әсәрләргә сорау зур. Китапка тартылуга язучыларның үзләре белән аралашу да тәэсир итми калмый. «Ел китабы-2017» конкурсы кысаларында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән булып узган очрашудан соң, аның шигырьләрен, «Яза торган аяк» мәзәкләрен еш ала башлаганнар. Фондта 18 меңнән артык китап исәпләнә, шуның өчтән бер өлеше – татар телендә.          
 
Халыкара Аналар көненә төрле буын өчен чаралар каралган. Бу айның соңгы якшәмбесендә Халыклар дуслыгы йортында узачак кичке уеннар «Мәрхәмәтле газиз әниләр» темасына багышлана. Җырлы-биюле кичәне Мингали Мөхәммәтшин башкаруында «Әнкәй» җыры (Р.Шәйдуллин сүзләре, А.Нәҗмиев музыкасы) ачып җибәрәчәк. 29 ноябрьдә татар конгрессы һәм «Ак калфак» оешмасы бүлекчәләре «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» дигән исемдә очрашу үткәрергә әзерләнә. Ул яшь әниләр һәм бәби алып кайтырга җыенучы гүзәл затларыбыз өчен табиб киңәшләре белән башланып китәчәк. Милли йолалар да игътибарсыз калмас. Икенче өлештә курайда уйнау һәм бию осталыгы булган яшь башкаручылар чыгыш ясый. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X